Әлкидә район башлыгы призларына иң көчле футбол командалары ярышы төгәлләнде.

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Финалга “Актай һәм “Альтат” комнадалары чыккан иде. 30 августта  әлеге иң көчле ике команда Базарлы Матак урта мәктәбе футбол кырында очрашты. Бик күп җанатарлар тамаша кылган әлеге уен гаять кызыклы булды. Киеренке көрәштә “Актай”  җиңүгә иреште. Очрашу Базарлы Матак авылы яшьләреннән торган әлеге команда файдасына 3:1 исәбе белән төгәлләнде.

Үзәк паркта Республика көненә багышланган кичке бәйрәм тантанасында “Актай” командасы тулы составта сәхнәгә чакырылды. Команда капитаны Илназ Әһлиуллинга район башлыгы Александр Никошин җиңү кубогын тапшырды. Районның иң көчле футболчылар командасын бәйрәмгә җыелган халык көчле алкышлар белән сәламләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International