Һәркемгә мәгълүмдер: җәйге каникуллар вакытында балигъ булмаганнар 23.00 сәгатьтән соң (көз-кыш айларында 22.00 сәгать) урамда ата-аналардан башка йөрергә тиеш түгелләр. Рейд барышында хокук сакчылары Юхмачы авылы клубында соңга калып күңел ачучы үсмерләрне очратканнар. Балаларын тиешенчә карамаган өчен аларның әти-әниләренә карата административ материал төзелгән.
Мондый рейдлар алга таба да уздырылачак.