“Улыгыз Рәзил хәрби бурычны үтәүдә үрнәк күрсәтә”..

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Ул быел Россия кооперация университетының Казандагы факультетын тәмамлап, “юриспруденция” белгечлеге алды. 
Билгеле, университет тәмамлап, диплом алып йөри-йөри чакырылыш буенча хәрби хезмәткә дә яздан ук китә алмады ул. Рәзилнең хезмәт итә башлаганына бер айдан аз гына күбрәк вакыт үтте. Шулай да егет хезмәт иткән частендә үзен күрсәтергә өлгергән инде. Әти-әниләре Рәис Галимҗан улы һәм Ландыш Сәет кызы адресына уллары часте командиры подполковник Капотов кул куйган хат килеп төшә. Әлеге хатта ул Рәзилне мактаган, хәрби әзерлек вакытында югары нәтиҗәләргә ирешүен, акыллы, дисциплиналы булуын, яшь сугышчы курсларын узганда тырышып, теләк белдереп сугышчан белгечлек үзләштерүен әйтеп узган. “Улыгыз Рәзил сугышчан дисциплинаны ныгытуда иптәшләренә һәм командирларга ярдәм итә, кушылганнарны намус белән үти, хәрби бурычны үтәүдә үрнәк күрсәтә,”–дип яза командир.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International