Әлки районында Бердәм алдан тавыш бирү көнендә сигез исәпләү участогы эшләячәк

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Алдан тавыш бирү “Бердәм Россия” партиясенең теләсә кайсы сайлау кампаниясенә әзерлегендә алыштыргысыз этапка әйләнде.

Бердәм тавыш бирү көнендә исәпләү участогына килгән сайлаучылар бюллетень алачак һәм бер мандатлы округлар буенча кандидатлар арасында “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар исемлегендә  үзләре күрергә теләгән кешеләр өчен тавыш бирәчәк. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан Дәүләт Советына 2019 елның 8 сентябрендә булачак сайлауда депутатлыкка кандидатларның  исемлеге төзеләчәк.

16 майда Балалар иҗат йортында һәм район мәдәният йортында алга таба “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим ителәсе кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашулары булды.

Очрашуларны “Бердәм Россия” партиясенең Әлки җирле бүлеге секретаре Александр Никошин алып барды. Ул сайлаучыларга 26 майда узачак башлангыч тавыш бирүнең асылы хакында сөйләде, “Бердәм Россия”нең  илебездә үзенең кандидатларын алдан тавыш бирү юлы белән билгеләүче бердәнбер партия булуын әйтеп узды. Александр Федорович Бердәм тавыш бирү көнендә эшләячәк исәпләү участоклары белән дә таныштырды. Районда шундый сигез участок булдырылган. Аларның барысында да сайлаучыларга үзләре лаеклы дип санаган кандидатларга тавыш бирү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Очрашуда катнашучылар алдында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тә чыгыш ясады. Ул әлкилеләрне башлангыч тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды.

Алдан тавыш бирү өчен исәпләү участоклары Юхмачы, Чуаш Кичүе, Иске Кората, Иске Матак, Салман, Иске Алпар авылларында һәм Базарлы Матакта ике урында – район мәдәният йортында һәм Балалар иҗат йортында төзелде. Тавыш бирү иртәнге сәгать 8 дән кичке 8 гә кадәр дәвам итәчәк.

Без район башлыгы урынбасары Рәшит Билаловтан праймеризда, ягъни алдан тавыш бирүдә катнашу тәртибе турында сораштык. Аның әйтүенчә, бу көннәрдә авылларда 26 майда узасы алдан тавыш бирүгә халыкка чакырулар таратыла. Чакыру кәгазьләрендә сайлаучыларның кайсы участокта тавыш бирүләре хакында мәгълүмат була. Әйтик, Базарлы Матак ике өлешкә бүленә. Берәүләр Балалар иҗат йортында, икенчеләр район мәдәният йортында тавыш бирәчәк. Элекке сайлаулардагы тавыш бирү участокларына барырга кирәкми.  

“Бердәм Россия” тарафыннан оештырылган алдан тавыш бирүдә район халкы активлык күрсәтер, үзенең гражданлык позициясен белдерер дип ышанабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International