Россия көнендә паспортлы булдылар

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Россия көне паспорт алу яшенә җиткән малайлар-кызлар өчен аеруча истәлекле булды. Ана даны паркындагы бәйрәм тантанасында 14 яшьләре тулган 18  малай һәм кыз тормышларындагы беренче төп документны кулларына алдылар.  Россия паспортларын һәм истәлекле бүләкләрне аларга район башлыгы Александр Никошин һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының  Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев тапшырдылар. Шушы олы бәйрәмдә тантаналы төстә Россия гражданы документларын алган яшьләргә  киләчәкләренең матур, якты һәм уңышлы, ә үзләренең Ватанның чын патриотлары булуларын теләделәр. 

Кулларына яңа паспортларын тоткан малайлар-кызларның дулкынланулары, шатлыклары йөзләренә чыккан. Татар Мулла авылыннан Гамил Гыйматдинов куанычын безнең белән дә уртаклашты.

–Мин кечкенәдән үк паспорт алу турында хыялландым. Бик тә паспортлы буласым килә иде. Менә ул көн җитте – инде төп документым бар. Россия гражданы булу – зур горурлык ул. Әти-әнием мине гел эш яратырга, тәртипле булырга, яхшы укырга өндиләр. Аларның өметен акларга тырышырмын,–ди Гамил.

Базарлы Матактан Айсылу Яруллинаның әнисе Фәридә Госмановна да:

–Кызыбызның үсеп җитеп, паспорт алуына бик сөендек,–ди. –Паспортларны балаларга тантаналы төстә районыбыз башлыгы Александр Никошинның тапшыруы да дулкынландыргыч булды. Бу чараның шушы зур бәйрәмдә – Россия көнендә оештырылуы да бик әйбәт. Ул гомергә балаларның хәтеренә уелып калыр. Кызыбыз Айсылу бик тырыш, мәктәптә дә актив, бик яхшы билгеләргә генә укый. Ел да “Йолдызлык” фестивалендә, спорт ярышларында катнаша. Балалар барысы да  исән-имин үссеннәр, бәхетле булсыннар!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International