Әлки районында сөт җитештерү файдалы

2020 елның 29 мае, җомга

Соңгы вакытта көтүлекләрдә маллар өчен азык яхшы күтәрелә. Хәзер яшеллекнең туклыклы һәм витаминлы чагы. Шәхси хуҗалыкларда сыер тотучыларның да маллары сөтне көннән-көн арттыра. Күпләр бит сөтбикәләрен гаиләгә өстәмә керем булсын өчен тота. Димәк, сөтне вакытында җыю эше дә көнүзәк мәсьәлә булып тора. Районда халыктан сөт җыю  Чуаш Кичүе һәм Түбән Әлки җирлекләрендә аеруча яхшы оештырылган. Анда көн саен 3300 килограммга якын продукция җыелып, кабул итү пунктларына озатыла. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда көненә 300-700 килограммга күбрәк. Шулай ук Иске Салман, Борискино җирлекләрендә дә халык сөтне күп сата. Ә менә Түбән Кәчи, Югары Колчурино, Кошки авыл җирлекләрендә халык сөт сатып өстәмә акча эшләү җыен белеп җиткерми әле.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International