2019 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының "С.М. Лисенков туган якны өйрәнү музее "нең археология залында Әлки районы Базарлы Матак мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән тарих дәресе узды.
"Конституция-илнең Төп законы " - шундый исем астында Иске Тактала авыл клубында уен элементлары, сканворд чишү белән Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган тематик чара узды.
Каракүл мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны «Россиядә яшәвем белән горурланам»викторинасына чакырдылар. Чара барышында балалар Россия конституцион хокук тарихы һәм гамәлдәге Конституциянең үзенчәлекләре турында бик күп яңалыклар белделәр.
“Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчысы” исемлеге мәгълүм булды. Әлеге исемлектә безнең районнан 10 механизатор бар. Быелгы уракта бик яхшы күрсәткечләргә ирешкән бу игенчеләребез саллы бүләкләр алачак.
Районда бүген «Тоннель " профилактик операциясе үткәрелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре 57 транспорт чарасын тикшерде.
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының "С.М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее"хезмәткәрләре "Музей базары - 2019" исемле Яңа ел бүләкләре ярминкәсендә катнашты.
Пенсия фондын алыштыру турындагы карарны декабрь ахырына кадәр үзгәртергә мөмкин
12 декабрь көнне Базарлы Матак авылы Үзәк паркында Россия Конституциясе көненә багышланган тантаналы чара узды.
Аппак мәдәният йортында "Без коррупциягә каршы"дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Чара барышында коррупция төшенчәсе, аның чишмә башы, төрләре ачыкланды. Коррупция формалары, хәзерге дөньяда намуслылык тәрбияләү, җәмгыять тормышында төрле өлкәләрдә аның чагылышы турында фикер алыштылар.