ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

9 декабрь көнне Базарлы Матак авылы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Тукта коррупция!" дип исемләнгән хокук дәресе үткәрде. Чара оешма белгечләре өчен үткәрелде.  Әңгәмә диалог формасында, видеороликлар карау формасында үткәрелде. Коррупциянең нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр. Кунаклар коррупция барлыкка килү сәбәпләре белән таныштылар, хөкүмәт тарафыннан аның белән көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр, бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен һәм позицияләрен белдерделәр.

Чара ахырында Әлки муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе коррупцион күренешләр белән бәйле ситуацияне мисал итеп китерде, анда кунаклар бу хәлләр буенча үз фикерләрен әйттеләр.

Бу  атнада  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  «Ел  инженеры – 2019» республика конкурсында  җиңүчеләрне бүләкләде.   Республиканың  иң яхшы    инженерлары  арасында  – аграр  тармак  белгечләре.  

Росреестр тарафыннан, Россия Федерациясе Конституциясе көненә һәм дәүләт картография-геодезия хезмәте төзелүнең 100 еллыгына багышланган, «Балалар Россия картасын рәсемгә төшерә» дигән Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы үткәрелде.

Конкурста Росреестр, аның территориаль органнары һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары катнашты. Конкурс өч яшь категориясендә үткәрелде: кече төркем – 7 яшькә кадәр, урта төркем – 8-11 яшьлекләр, өлкәннәр – 12-14 яшьлекләр. Барлык 218 иҗат эше виртуаль галереяда тәкъдим ителгән.

Түбән Колчура авыл клубында балалар белән «Без коррупциягә каршы»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

 Бүген, 12 декабрьдә, Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин гражданнарны шәхси сораулары буенча чираттагы кабул итүен үткәрде Гражданнарны кабул итүгә район Башлыгына 2 кеше мөрәҗәгать итте. Тәҗрибә күрсәткәнчә, торак мәсьәләләре, республиканың югары уку йортларында максатчан укыту аеруча актуаль мәсьәләләр булып кала. Кабул итү барышында телдән аңлатмалар бирелде, ә алга таба эшләп бетерүне таләп иткән мәсьәләләр буенча - Структур бүлекчәләр урынбасарларына һәм җитәкчеләренә конкрет йөкләмәләр бирелде.

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  чыгыш  ясаганда, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров,   элиталы  орлыклар  чәчелгән мәйданнарда   бөртекле  һәм кузаклы  культуралар уңышы  гомуми репродукцияле орлыклар  чәчелгән кырлардагы  уңыштан  күпкә  югарырак була,  дип билгеләп  үткән  иде.     Репродукциягә  бәйле  рәвештә  уңдырышлылыктагы  аерма    «бер  үк  технология кулланганда гектардан 15 центнерга кадәр җитә», дип  төгәлләштерде министр.


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр:  2019 елның 12 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юлларда көчле бозлавык көтелә. Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе «Федераль дәүләт бюджет учреждение»се мәгълүматлары буенча: якындагы 1-3 сәгатьтә, көн дәвамында һәм кичтә 2019 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән томан көтелә

Шәхси хуҗалыклардан әзерләнгән сөткә сатып алу бәяләре артты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International