ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Форпост директоры Ксения Волкова тарафыннан  Форпост отряды балалары катнашында "Оркестр"акция үткәрелде. Коррупциянең зыяны һәм аның хәзерге дөньяда әһәмияте турында сөйләштеләр  

Бүген район мәдәният йортында район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелегендә киңәшмә узды.

Бүген эшлекле дүшәмбедә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе җаваплы секретаре Хәлиуллина Гөлшат Гомәр кызына һәм "Татэнергосбыт" АҖ Әлки офисы инженер-инспекторы Камалов Мәсхүд Сәгыйть улына "Хезмәткә һәм оборонага әзер" аерым хөрмәтләү билгеләрен тапшыру тантанасы булды.

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 10 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык.

Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2 нче декабрьдә 2018 ел өчен физик затлар милкенә, Транспорт һәм җир салымнарын түләү срогы чыкты

Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексындагы  хезмәт хакының  торышы  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  республика  киңәшмәсендә   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде. 

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Мисловлар гаиләсен «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлибез» исемле шәҗәрә бәйрәменең зона этабында 3 нче урын алган Мисловлар гаиләсен котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.  


8
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

2 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр «Әлки хәбәрләре» район газетасына ташламалы бәядән язылырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International