ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

10 декабрьдә «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе филиалы студентлары өчен район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Л.Х. Шакирова катнашында «Гадел квиз» интеллектуаль уены узды.

Россия Федерациясе Президентының 26.04.2013 ел, № Пр-936 күрсәтмәсен, Россия Федерациясе Генераль прокурорының 11.07.2013 ел, № 276.45 р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, 2019 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе прокуратурасы органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 9 сыйныф укучысы Алинә Ваһапова бокс буенча Татарстан чемпионатында кызлар арасында беренче урынны яулады. Аның тренеры Ленар Ситдыйков.

«Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсында Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары уңышлы чыгыш ясады.

Әлки районы укучысы Ралина Әхмәтова бадминтон буенча Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды

2019 елның 9 декабрендә районда Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр.  Төп чара Базарлы Матак авылының Геройлар паркында узды. Анда Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары, Яшь гвардиячеләр, ветераннар, район җитәкчеләре катнашты.

2019 елның 9 декабрендә Аппак мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Ватан Геройлары көненә багышланган «Аларның исемнәре мәңгелек» дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр. Чара башында катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштылар, Ватан геройлары турында презентация карадылар. Чара сугыштан кайтмаган авылдашлар һәйкәленә һәм Дан орденының тулы кавалеры Н.Ф.Пестонов мемориаль тактасына веноклар салу белән тәмамланды.

2019 елның 9 декабрендә Каракүл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Без коррупциягә каршы»дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты: укучыларда коррупциягә каршы караш формалаштыру, намуслылык, намуслылык тәрбияләү. Чарада катнашучылар яшьләр арасында коррупциягә юл куймау турында сөйләштеләр, "Коррупциягә юк!" тематикасына коррупциягә каршы көрәшкә багышланган рәсемнәр ясадылар.


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

6 декабрьдә "Алинә" УСЗ базасында районның барлык авыл җирлекләреннән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашында инвалидлар көненә багышланган спорт чарасы узды.

Узган айда район ЗАГС бүлегендә алты сабый теркәлде, шулай ук алты пар өйләнеште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International