ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

15 апрельгә авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 155 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 12 тоннага күбрәк. 151 тонна сатылган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елның 10 апреленнән 13 маена кадәр «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү " ведомство программасында катнашу өчен КФХны конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү турында игълан итә.

«Эрудит: инглиз теле» республика олимпиадасында гимназиянең 3нче сыйныф укучылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр: Зәйдуллин Самат җиңүче, Гыйләҗев Адель призер булды. Укучыларны инглиз теле укытучысы Зәйдуллина А. С. әзерләде.

Гимназиянең 5а сыйныф укучысы Сабирова Ралина “Россия династиясе " укучыларның X төбәкара иҗади һәм проект эшләре конкурсында призер булды. Ралинаның фәнни-эзләнү эше җитәкчесе  Сабирова Р. Т., башлангыч сыйныф укытучысы

Әлки районында БСГБ торышы тотрыклы.  2018 елда бөер синдромлы геморрагик бизгәк теркәлмәгән; 2017 елның шул ук чорында - 1 очрак (100 мең кешегә авыру күрсәткече 15,1 тәшкил иткән )2019 елда февраль аенда 1 бөер синдромлы геморрагик бизгәк очрагы теркәлгән.

2019 елның 1 гыйнварыннан 2019 елгы декларация кампаниясе старт алды.

12 апрель көнне Әлки районы мәдәният йортында биш команда катнашында "Шаяннар һәм тапкырлар клубы”  дип исемләнгән тематик кичә узды. Ярышта гран-прига Түбән әлки укытучылары командасы лаек булды.Беренче урынны Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары алды, икенче урынны район мәдәният йорты, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре бүлеште, өченче урынны Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучылары командасы яулады.

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 10 сыйныф укучылары Ләйлә Шәйхетдинова һәм Эльвина Зангирова рус теле һәм инглиз теле буенча «Тел, әдәбият, сәнгать» төбәкара фән олимпиадасы призерлары булдылар.

1 апрельдән «Әлки хәбәрләре» газетасына 2019 елның икенче яртысына язылу башланды.

"Ләйсән”  йөзү бассейнында шөгыльләнүче район ватерполчылары Түбән Новгородта узган Идел буе федераль округы чемпионатында икенче урынны яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International