2019 елның 29 марты. Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Балакирев рәислегендә Координацион совет утырышы узды.
2019 елның 1 апрелендә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелегендә актуаль мәсьәләләр буенча авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә узды. Узган атнаның эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм агымдагы эш планын формалаштырдылар.
Оешмаларда имин һәм сәламәт хезмәт шартларын булдыру эшенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру, хезмәтне саклау өлкәсендә уңай эш тәҗрибәсен тарату, хезмәтне саклау буенча белгеч вазыйфасының абруен һәм әһәмиятен арттыру максатларында 2019 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән "Туризм һәм Спорт" күргәзмәсе кысаларында «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2019 " ХІ республика конкурсын уздыра.
27 март көнне район мәдәният йортында Театр көненә багышланган "Театр кунакханәсе" дип исемләнгән тематик кичә узды. Авыл җирлекләре үзешчәннәре тамашачылар өчен концертларда күрсәтелгән спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте.
30 март көнне Татар Борнае авылында Хәкимов Динар Мансур улы призына билбау көрәше буенча Чуаш Борнае авыл җирлегенең ачык беренчелеге булып узды. Борнай командасы җиңде, икенче урынны Чуаш Кичүе командасы, өченче урынны Базарлы Матак командасы алды
30 апрель көнне Чуаш Борнае урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Смирнова М. А. белән бергә тыл хезмәтчәне Калмыкова Таисия Архиповнага бардылар. Таисия Архиповна яшь кунакларга бик шатланды. Чәй өстәле артында балалар мәктәптәге уңышлары һәм кыенлыклары турында сөйләделәр. . Балалар Таисия Архиповнаның сәламәтлеге белән кызыксынды. Таисия Архиповна барысын да яхшы дип әйтте һәм балаларны ешрак кунакка килергә чакырды.
Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәр Башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Арча, Әтнә, Актаныш, Балтач, Чүпрәле, Буа, Яшел Үзән, Питрәч, Балык Бистәсе һәм башка районнарның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре азык-төлек һәм товарлар алып килгән иде. Мәйданчыкка авыл кешеләре генә түгел, шәһәрлеләр дә яратып өлгергән, автолавкалар да килгән иде.
29 март көнне Иске Салман авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Кошлар безнең дусларыбыз» исемле конкурс-күңел ачу сәгате үткәрделәр, безнең төбәктә яшәүче кошлар, аларның яшәү рәвеше белән таныштырдылар.
3 апрельдә Татарстан Росреестры Бердәм консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулуга багышланган.
Быел ЕДК үткәрүнең үзәк мәйданы булып Авангардная урамы, 74 йорт адресы буенча урнашкан КФҮ офисы торачак: монда Татарстан Росреестры вәкилләре белән беррәттән Кадастр палатасы, Салым хезмәте, Казан шәһәре Башкарма комитеты, кадастр инженерларының үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасы хезмәткәрләре консультация хезмәтләре күрсәтәчәк.
2019 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының МБУК Лисенков СМ. Исемендәге “Туган як тарихын өйрәнү музее"енда “Татарстанның музей язы-2019” акциясе кысаларында ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара узды.