Үтеп киткән елга йомгак ясаганда бигрәк тә демография күрсәткечләре белән кызыксынабыз.
24 гыйнвар көнне Карамалы авыл мәдәният йортында "Ленинград шәһәре блокадасын өзү көне"дип исемләнгән тематик әңгәмә үтте. Катнашучылар Бөек Ватан сугышында совет кешеләренең фашист илбасарларына каршы батырлыкларын, 900 көн һәм төн дәвамында Ленинград халкының һәм Совет сугышчыларының бөтен илебез ярдәме белән шәһәрне яклавын белделәр.
24 гыйнвар көнне Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре чаңгы юлы оештырдылар. Авыл халкы рәхәтләнеп ике сәгать дәвамында чаңгыда шуды, табигать белән хозурланды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы илнең агросәнәгать комплексына кредит бирү өлкәсендә оператив мониторинг алып бара
Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Россия укучылар хәрәкәте активистлары 3нче сыйныф укучыларын Россия Мәктәп Укучылары Хәрәкәтенә хәрәкәтенә кабул иттеләр . Укучылар мәктәп алдында тантаналы вәгъдә һәм ант бирделәр. Балаларга РМУХ галстукларын бәйләү хокукы элекке пионер-укытучыларга һәм мәктәп укучылары үзидарәсе активистларына бирелде.
24 гыйнвар көнне Карга авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Намуслы кешене сатып алып булмый" дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты: коррупция фактларының тискәре нәтиҗәләрен күрсәтү, коррупция гамәлләре өчен җәза белән таныштыру, укучыларны әхлак һәм әдәп нормалары буенча яшәргә өндәү.
Казан дәүләт аграр университетының "Механизация институты" базасында республиканың инженер-техник кадрларының квалификациясен күтәрү буенча ел саен үткәрелә торган курслар эшли башлады
23 гыйнвар көнне Борискино мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә документаль фильмнар карау белән тематик сәгать үткәрелде, шулай ук блокада елларында иң кыйммәтлесе икмәк булуын белдергән "Ленинград" исемле рәсемнәр һәм китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде
2019 елның 24 гыйнварында Чуаш Шәпкәсе авылында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында Иске Матак авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы узды.
23 гыйнвар көнне Иске Тахтала авыл клубында "Яшәү үлемне дә җиңде!" мәгълүмати стенд рәсмиләштерелде белән һәм тематик әңгәмә үткәрелде. Блокада турында хикәя тыңладылар, “Блокададагы Ленинград балалары” видеосюжетын карадылар, ә чара ахырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм шәмнәр кабыздылар.