ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

“Көнчыгышашлыкпродуктлары" АҖ  көзге культураларны язгы тукландыру өчен минераль ашламалар ташый башлады. 2019 елның 25 гыйнварына 312 тонна аммиак селитрасы кайтарылган. Алып кайтуда 6 автомашина эшли.

24 гыйнвар көнне Чуаш Кичүе авыл мәдәният йортында "Ленинград - герой шәһәр” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Катнашучыларның рәсемнәре дәһшәтле еллар тормышының иң төрле якларын үз эченә ала. Биредә фронт сызыгы булган каһарман Ленинград, сугыш юллары, Бөек Ватан сугышы геройларының портретлары, турыдан-туры гамәлдә булган эпизодлардан өлешләр башкарылган, сугышчыларның көндәлек тормышы, дошманның безнең җиребездә кылган явызлыклары  сурәтләнә.

Чарада Базарлы Матак урта мәктәбенең 5 «А» сыйныфы укучылары катнашты. Музей хезмәткәрләре Ленинград блокадасының фаҗигале тарихы, Ленинградны фашист илбасарларыннан саклаган һәм «Ленинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнгән райондашлар турында сөйләделәр, музей фондындагы 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар күргәзмәсе белән таныштырдылар.

2019 елның 25 гыйнварында - электрон цифрлы имза белән расланган электрон документ кәгазь документка эквивалент булып тора, һәм шундый ук юридик көчкә ия һәм кәгазь документ белән бертигез кабул ителергә тиеш.

24 гыйнвар көнне Бибай-Чаллы авыл клубында "Блокадалы Ленинград"дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрелде. Совет халкы өчен булган дәһшәтле көннәр, шул блокада геройларының батырлыгы турында, үз халкының тарихи хәтеренә, сугыш ветераннарына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү турында сөйләделәр

Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе АККОР съездында катнашуга делегатлар күрсәтте. Кандидатларны күрсәтү 23 гыйнварда Ассоциация советының һәм президиумының киңәйтелгән утырышында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты

23 гыйнвар көнне Хузангай авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре П.П. Хузангайның 112 еллыгына багышланган тематик чара үткәрделәр. Чара барышында укучыларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Чара матур видеороликлар күрсәтү белән үрелеп барды.


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 26 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Бүген Яңа Алпар авылында яшәүче Фәйзуллин Әхәт Хәбибулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Узган җомгада  “Алинә” универсаль спорт залында  билбау көрәше буенча республика беренчелеге дә югары дәрәҗәдә узды. Анда Аксубай, Азнакай, Алексеевск, Буа, Биектау, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лаеш, Мөслим, Нурлат, Түбән Кама районнарыннан,  Яр Чаллы шәһәреннән  170 яшь көрәшче катнашты. Әлбәттә, безнең егетләр дә актив катнашты Тагын биш районнан командалар буран аркасында килә алмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International