Цифрлы телевидение тагын да сыйфатлы. Сигнал «цифрда» тоткарлыксыз тапшырыла һәм Full HD һәм 4К форматта видео тапшырырга мөмкинлек бирә , шулай ук тавышы да сыйфатлы.
Моннан тыш, цифрлы телевидение программалары начар ишетүчеләр өчен субтитрлар, интерактив телепрограмма белән тәэмин ителә ала, ә цифрлы контент җиңел языла һәм Интернетта трансляцияләнә ала.
Шуңа күрә «2009-2018 елларга телерадиотапшырулар үсеше» федераль максатчан программасы кысаларында Россия тулысынча телевидениенең цифрлы форматына күчәчәк.
14 гыйнвар көнне Карга авыл җирлегендә район башлыгы Александр Никошин,район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булып узды.
12 гыйнвар көнне Иске Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Матюшино Роман (11 сыйныф) һәм Хисмәтова Алия (7 сыйныф) Әлки районы командасы составында физика буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасында катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Чуаш Борнае авыл җирлегендә шәхси сектордан сөт җыю, ясалма орлыкландыру, терлекләрнең баш санын саклау һәм башка мәсьәләләр буенча авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды. Шулай ук 2018 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга бурычлар куелды.
2018 елда кадастр инженерларының эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча күчемсез милек базарында катнашучыларның күбесе 409ның 356сы – «яшел зонада» эшли, 47се - «ак» һәм 6сы гына «кызыл»булып чыга.
2017 нче ел белән чагыштырганда, әлеге хәл диаметраль капма-каршы кыяфәттә булды. Ул вакытта " яшел зонада» барлыгы 35 кадастр инженеры, «Кызыл» да 174 кадастр инженеры бар иде!
Карамалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Яңа ел уңаеннан авыл халкы өчен күңел ачу программасы үткәрделәр. Чыршы янында күңел ачтылар, уйнадылар, биеделәр. Барысы да конкурсларда актив катнаштылар.
2019 елның 13 гыйнварында Бибай-Чаллысы авыл клубы хезмәткәрләре авыл халкы өчен "Яңа елда бергэ булыйк" дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр. Күңелле дустанә атмосферада күңелле конкурслар һәм уеннар, эстафеталар узды. Бәйрәмгә кәгазьләрдән эшләнмәләр ясадылар.
2019 елның 13 гыйнварында Түбән Колчурино авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен " Иске Яңа ел "бәйрәме үткәрделәр. Кыш бабай белән Кар Кызы күңелле конкурслар үткәрделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Барлык катнашучылар да призлар алды.
13 февральдә «Казан Экспо " Халыкара күргәзмә үзәгендә (http://www.kazanexpo.ru) «2018 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының эш йомгаклары һәм 2019 елга үсеш бурычлары»темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак. Коллегия утырышы республикада 13-15 февральдә «Татагрофэкспо» күргәзмәсе кысаларында узачак.
2019 елның 12 гыйнварында Түбән Әлки авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның үзәк чыршысы янында "Иске Яңа ел" программасы буенча бәйрәм тамашасы үткәрделәр. Авыл халкы барлык уеннарда, конкурсларда бик теләп катнаштылар. Кыш Бабай һәм әкият персонажлары белән әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр.