ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Киңәшмәне район мәгариф идарәсе үткәрде.

Анда мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре, мәктәп ашханәләре хезмәткәрләре чакырылган иде.

Бүген Әлки районы башлыгы  Никошин А.Ф. район мәдәният йортында район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары, Совет һәм Башкарма комитет аппараты белән киңәшмә уздырды.

Иске Салман авылында яшәүче Хәлиуллина Зөлфия Шәрифулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елның 12 гыйнварында, "Театр - күңел көзгесе" смотр конкурсы кысаларында, Иске Матак авылында Чуаш Борнае авыл җирлегенең концерты узды. Үзешчән артистларның чыгышларын тамашачылар бик җылы каршы алды. Сәхнәдән туган телләрендә җырлар, шигырьләр  яңгырады. "Раштуа кичәләрен"күрсәткән артистларны көчле алкышлар белән бүләкләделәр.

"Балалар спорты" федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлки җирле бүлекчәсе мәктәпләр арасында хоккей турниры оештырды.

2019 елның 11 гыйнварында Югары Матак авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен “Кар бабай көне” дигән күңел ачу программасы үткәрделәр.  Балалар һава шарларыннан кар бабайлар ясадылар һәм рәсемнәр ясадылар

13 гыйнварда Базарлы Матак авылында Актай елгасы плотинасында кышкы балык тоту буенча ярышлар узды. Ярышларда катнашучыларның барысы да тотылган  балыктан пешерелгән кайнар уха белән сыйладылар. Җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Иң тәҗрибәле балыкчыга 72 яшь.

2019 елның 11 гыйнварында Юхмачы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре “Иске Яңа ел" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Барлык теләүчеләр дә конкурста катнаштылар, иң яхшы рәсемнәр күргәзмәгә куелды.

12 гыйнвар көнне Базарлы Матак урта мәктәбе шугалагында "Күңелле стартлар"узды. Ике команда үзара төрле конкурсларда (биатлон, керлинг, чаңгы һ.б. бары тик тимераякта гына) көч сынашты. Балаларны Кыш Бабай һәм Кар Кызы котлады, аларны әкият геройлары озатып йөрде

2019 елның 9 гыйнварында Хлебодаровка авыл клубы хезмәткәрләре "Балалар өчен Кышкы уеннар" үткәрделәр.Балалар бик теләп ярышларында катнаштылар. Алар тимераякта шудылар, хоккей уйнадылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International