Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Яңа ел алдыннан 2018 елның 6-27 декабрь көннәрендә Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 30 нчы йорт адресы буенча урнашкан җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Кыш Бабай почтасына балалар хатлары белән гражданнарны кабул итә (http://16.rospotrebnadzor.ru/) һәм территориаль бүлекчәләрдә ( Нурлат шәһәре, Мәктәп ур., 10, Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 58)
«Театр-күңел көзгесе» смотр-конкурсы кысаларында Иске Салман мәдәният йортында отчет концерты булып узды, ә Иске Алпар, Чуаш Кичүе, Борискино авыл җирлеге һәм Югары Әлморза авыл клубы үзешчәннәре Бибай Чаллы һәм Югары Әлморза, Яңа Әнҗерә һәм Шибаши авылларыннан концерт куйдылар.
Әлки муниципаль районы Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Яшьармиячеләр” отряды активистлары Ватан Геройлары көне кысаларында “Батырлык гасырлар буена яшәр!” дип исемләнгән чара үткәрделәр.
Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Лисенков С.М. исемендәге "Туган як тарихын өйрәнү музее" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре "Музей – өйдә” акциясе уздырдылар һәм Әлки районында коляскалы инвалидлар яшәүчеләрнең йортына бардылар. Аларга музей экспозицияләре белән фотоальбом бүләк иттеләр, музейда булган кызыклы экспонатлар, Әлки районының күренекле шәхесләре турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Лисенков С.М. исемендәге "Туган як тарихын өйрәнү музее" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә Билгесез солдат көненә багышланган “Мәңгелне хәтер” дип исемләнгән тематик чара узды.
9 декабрь көнне Үргәгар мәдәният йортында балалар өчен "Кем җитезрәк"дип исемләнгән күңелле уеннар үткәрелде. Балалар өчен мавыктыргыч конкурслар, күңелле музыка һәм бию сюрпризлары әзерләнгән иде, шуңа күрә берәүгә дә күңелсезләнергә туры килмәде.
8 декабрь көнне «Алинә " УСЗда генераль директор Вәлиев Фоат Вәли улы кубогына Алексеевскдорстрой ААҖ командалары арасында мини-футбол буенча турнир булып узды. Анда Спас, Әлки, Алексеевск,Биләр,Яңа Чишмә, Мостовик командалары катнашты. Беренче урынны Әлки филиалы командасы яулады.
6 декабрь көнне Иске Камка һәм Иске Чаллы мәдәният йорты хезмәткәрләре "Без коррупциягә каршы" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Әңгәмә барышында коррупциянең нәрсә икәнлеге һәм аның илгә һәм һәр кешегә аерым зыян китерүе турында сөйләделәр. Әлеге мисалларда чарада катнашучылар коррупция нәтиҗәләре һәм аның белән көрәш ысуллары турында белделәр
Россия Федерациясе Президентының 26.04.2013 № Пр-936 күрсәтмәсе, Россия Федерациясе Генераль прокурорының 11.07.2013 № 276.45 р күрсәтмәсе нигезендә 2018 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе прокуратурасы органнарында бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр район прокуратурасы бинасында (Базарлы Матак авылы, Кыр урамы, 21 нче йорт) район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарны кабул итү көне оештырылачак. 20059 телефоны буенча язылырга мөмкин.
ТР Әлки районы прокуратурасы.
10 декабрь көнне МБО МО "Балалар иҗаты йорты"нда район башлыгы Александр Никошин, район прокуроры урынбасары, полиция начальнигы урынбасары, яшьләр оешмалары җитәкчеләре катнашында Яшьләрнең "Без коррупциясез дөнья өчен" дигән коррупциягә каршы форумы булып узды. Чара кысаларында коррупциягә каршы юнәлешле видеороликлар күрсәтелде, яшьләрнең коррупциягә каршы дөньяви караш темасына дискуссия узды. Очрашу "Гадел яшәргә кирәк!" район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.