ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

12 декабрьдә Апак авылында ТР сәламәтлек саклау Министрлыгының төзелеш идарәсе башлыгы Исхаков Фәнис Авгат улы катнашында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды

11 декабрь көнне Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәрләре интернат-йортта яшәүчеләргә “Без барыбыз да Ватанны саклаучылар” дигән бәйрәм концерты белән булдылар. Барысы да үткәрелгән очрашудан бик канәгать калды.

Базарлы Матак мәктәбендә 5-7 һәм 8-11 сыйныфлар арасында Кыш Бабай призына волейбол ярышлары башланды. Ярышлар 2018 елның 20 декабрендә сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә узачак.

Кадерле якташлар!

Россия Федерациясе Конституциясе, илебезнең төп законы көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

 

 Конституция-граждан хокуклары һәм ирекләренең, Россия бәйсезлеге һәм бөтенлегенең төп гаранты. Вакыт моның декларация гына түгел, ә хокукый дәүләт һәм гражданлык җәмгыятен ныгыту, социаль иминлек нигезе булуын күрсәтте. Безнең бурыч - Конституциядә билгеләнгән барлык нормаларны белү һәм төгәл үтәү. Бары тик шул очракта гына без ирекле илдә яшәячәкбез, ә һәрберебезнең хезмәте аның тотрыклы үсешенә һәм җәмгыятьтә уңай үзгәрешләргә өлеш кертәчәк.

 

Сезгә чын күңелдән тынычлык һәм иминлек, бәхет һәм сәламәтлек, иминлек һәм муллык телим! Бу бәйрәм сезгә Россия, Татарстан һәм туган район иминлеге өчен куелган максатларга ирешүдә яңа көч бирсен!
 

2018 елның 12 декабрендә “Россия юристлары ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышланган түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.

Чуаш Борнае мәктәбе укучысы коррупциягә каршы юнәлешле иншалар Республика конкурсы призеры булды.

Күперләр төзү-дини йортлар төзү, чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү кебек игелекле эш.

Сезгә коррупция фактлары белән очрашырга туры килгәне булдымы? Әлеге яман күренешкә каршы нинди юллар белән көрәшергә кирәк дип саныйсыз?

Яктылык кайтаручы элементлар (яктылык кайтаргычлар)- яктылык нурын кире чыганакка кайтару сәләтенә ия булган махсус материаллардан ясалган элементлар.


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

11 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, районның авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 150 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 10,2 тоннага күбрәк. 145,6 тонна сөт сатылган.

Узган декада эчендә шәхси сектордан 126270 кг сөт җыеп алынган, бу узган ел белән чагыштырганда 1347 кг артыграк. 1 сыердан алынган сөт күләме тәүлегенә 3,9 кг тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International