Әлки муниципаль районында бөртек өчен кукуруз җыю төгәлләнде. 25910 тонна кукуруз суктырылган.
2018 елның 16 ноябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре гимназия укучыларын, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста 3А, 7а сыйныф отрядлары әгъзалары актив катнашты.
Базарлы Матак урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөнья буенча проектлар төзергә өйрәнәләр. Алар 6 командага бүленде һәм "Кошлар", "Балык", "Бөҗәкләр", "Җәнлекләр", "Рептилияләр", “Җир-су" темалары өстендә эшләделәр.
15 ноябрь көнне Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 7б сыйныфында Халыкара толерантлык көненә багышланган сыйныф сәгате үткәрделәр. 16 ноябрьдә бөтен дөнья һәм бөтен прогрессив кешелек толерантлык көнен билгеләп үтә. Бу көн бу дөньяның ничек нәзберек, һәр кеше ничек кадерле булуын искәртә. Бигрәк тә хәзерге тынычсыз дөньяда. Хәрби гамәлләр Украинада, Сириядә. Бик күп корбаннар, йөзләрчә өзелгән кеше гомере.
Базарлы Матак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Мизюков Алексей монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе конкурсында җиңүче булды. 16 ноябрьдә Казанда Россия МКФХИнең хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча ачык фикер алышулар һәм бүләкләү тантанасы узды.
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез; иртән һәм көндез урыны белән юеш кар һәм бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -5º - 9º, аязган вакытта -14º, көндез максималь һава температурасы -2º +1º
Иртән һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 9 февралендәге 67 номерлы “Авыл җирлегендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү турында” карары нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан түләүләр бирелә.
764 880 татарстанлы "Җәфа чигүчеләргә һәм дәвалануга караганда вакцинация яхшырак" дигән карарга килгән.
Дәүләт Думасы депутаты шушы көннәрдә Казанда узачак Татарстан АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы " конкурсының әһәмиятен билгеләде.
15 ноябрьдә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Әлки муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул Чуаш Кичүе авыл җирлеге бинасын ачу тантанасында катнашты.
Алга таба Әгъзам Гобәйдуллин Әлки районының кайбер җитештерү объектларында булды. Ул "Хузангай" ҖЧҖ җитештерү базасының үсемлек мае сыгу цехында, ярма цехында, май орлыгы заводында булды. Аннары «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Түбән Әлки авылында бертуган Шәйхетдиновларның җитештерү базасында булды.
Объектларны караганнан соң, район мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу булды, анда мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.