4 ноябрьдә Казанда киокусинкай каратэ буенча Бөтенроссия турнирында безнең егетләр уңышлы чыгыш ясады.
9 ноябрьдә республиканың профсоюзлар йортында районнарның башкарма комитетлары вәкилләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм җитештерү кооперативлары вәкилләре катнашында uTama продукциясен тәкъдир итү булды.
Ипотека буенча электрон заклад килешүе кәгазьдәге закладка тиң. Әлеге документ хуҗасының бурыч алу хокукын раслый торган кыйммәтле кәгазь булып тора. Бу шул ук иң кыйммәтле кәгазь, ләкин электрон рәвештә тәкъдим ителгән генә. Аны рәсмиләштерү ике якка да алыш – бирешләрнең вакытын шактый экономияләргә, чиратларда тормаска, инстанцияләр буенча йөрмәскә мөмкинлек бирә, аны урларга яки югалтырга мөмкин түгел.
9 ноябрь көнне Алинә УСЗда 2018 елда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча Спартакиаданың зона этабы узды. Спартакиадада Әлки, Алексеевск, Чистай, Нурлат һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары командалары катнашты.
9ноябрь көнне Базарлы Матак авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.
Авыл җирлеге башлыгы Рәшит Мусин 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде
ТР Россельхознадзор Идарәсе Воронеж өлкәсенең1,2 млн. дан артык тавыгы булган тавык йомыркасын җитештерү белән шөгыльләнүче иң эреләрдән саналган “Бобровский кош ферма”сында кош гриппы ачыклануы турында хәбәр итә
8 ноябрь көнне Юхмачы авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.
Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде
Татарстан Республикасында «Син — эшкуар " федераль программасына теркәлү дәвам итә. Проектның төп бурычы булып, аларны эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән, кече һәм урта бизнес өлкәсендә яшьләрнең активлыгын стимуллаштыру тора.
Белем бирү программасында 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь татарстанлылар катнаша ала. Бу программа үз бизнесы булганнар, эшен ачарга теләгәннәр, фикердәшләр һәм яңа идеяләрэзләгән кешеләр өчен.
2018 елның 7 ноябрендә Иске Тахтала авыл клубы хезмәткәрләре "Син хезмәт ит - без сине көтәбез"дигән армиягә озату кичәсе үткәрделәр. Булачак солдатка үзен һәм яраткан кешеләрен яклый алырдай көчле, батыр чын ир - ат булып, исән-сау әйләнеп кайтуын теләделәр.
2018 елның 6 ноябрендә Садиково авыл клубы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Минем Татарстаным" рәсем конкурсы үткәрделәр. Балаларга Татарстан флагын һәм гербын ясарга йөкләмә бирелде.