ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2018 ел
шимбә

Базарлы Матак янәшәсендә төзелүче “Алтын үзән” (“Золотая долина”) сәнәгать мәйданчыгында су өчен сква­жина борауланган иде. Хәзер инде бирегә су башнясы урна­штырылды һәм 200 метр озынлыгында суүткәргечләр салына башлады.

Базарлы Матак авылының күп кенә урамнарында быел көз миләш, чыршы, нарат, тирәк үсентеләре утырттылар.

   Бу хакта газета укучыларга алдан ук хәбәр ителгән иде.

 Ир-ат гомеренең иң бәхетле чоры ул ике буын арасында калгач башланадыр.


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Әлки муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре авыл җирлекләре башлыклары бертуган Минсабировларның гаилә фермасы базасында терлек үрчетү мәсьәләләре буенча куст семинары үткәрделәр , анда ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнү планлаштырыла, моның өчен махсус җиһазлар урнаштырылды

2018 елның 17 октябрендә бер төркем пенсионерлар  Әлки районы Юхмачы авыл җирлеге ветераннар  Советы бүлекчәсе рәисе Кузнецов Владимир Александрович җитәкчелегендә Лисенков музеенда булды.

16 октябрь көнне Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Нурлат районының Колбай Мораса авылы халкын "Көзге моңнар"дип исемләнгән концерт программасы белән сөендерделәр.Артистларның һәр чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды

18 октябрьдә Әлки районы мәдәният йортында «Клуб утын кабыза»дигән клуб сезоны ачылды.Тамашачылар фольклор ансамбльләре, җырчылар һәм гармунчыларның чыгышларын тыңладылар

Татарстан Росреестры искәртә, 2018 елның 4 августыннан Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына һәм кайбер закон актларына үзгәрешләр кертелде.

Хәзер, шәхси торак йортлар төзелешенә рөхсәтләрнең гамәлдән чыгарылуына бәйле рәвештә, гражданнарга җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәвенә, моны ике тапкыр эшләргә кирәк булачак: төзелеш яки реконструкция башланыр алдыннан, шулай ук аларны тәмамлаганнан соң. Моннан тыш, күрсәтелгән органга үз участогында бакча йортын торгызучыларга да мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк

18 октябрь көнне Иске Камка һәм Чуаш Кичүе авыл мәдәният йортларында көзге темага рәсем конкурсы булып узды. Һәрберсе  елның бу вакытын үзенчә тәкъдим итте, әмма барлык катнашучылар да бик тырыштып ясадылар. Иң яхшы рәсемнәр балалар рәсемнәре күргәзмәсендә куелды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International