ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Россия Федерациясе территориясендә дифиллоботриоз йоктыруның чагыштырмача югары куркынычы булган 6 елга һәм күл зонасы бүлеп бирелә:

16 октябрь көнне Түбән Кәчи мәдәният йортында Икмәк көненә багышланган тематик чара булып узды.  Чарада икмәк, аның кеше тормышындагы әһәмияте, икмәккә сакчыл караш турында сүз барды. Балалар Камалыштагы икмәк кисәге турында искә төшерделәр, аның бөеклегенә инандылар.

Өлкәннәр декадасында Базарлы Матак авыл җирлегендә яшәүче 445 пенсионер азык-төлек пакетлары белән бүләкләнде

18 октябрь көнне Әлки районы МБОУ Базарлы Матак урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе узды. Анда җирле үзидарә депутаты Мөштаков М. С. үзенең эшчәнлеге турында сөйләде


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Быел “Яшь көч” җәмгыяте көнбагышны 833 гектарда үстергән иде. Инде алар әлеге кыйммәтле май культурасын югалтуларсыз җыеп та алдылар. 

“Яшь көч”тә көнбагыш урагына бер ай элек төшкәннәр иде.  Башта 400 гектарда көнбагышка, тизрәк өлгерсен өчен, самолет белән дисификация үткәргәннәр иде. Ә калган өлеше исә табигый юл белән өлгергән. 

Начар метеорологик күренешләр: 19 октябрьдә төнлә-иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+3º,

көндез максималь һава температурасы +12..+15 .º

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен 2018 елның 17 октябрендә14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, 18 октябрьдә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Нурлат шәһәре, Школьная урамы,10 нчы йорт адресы буенча бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрүне оештыра. Сораулар белән 8(84345)-2-08-83телефон аша мөрәҗәгать итәргә була.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты А. М. Абдулганеева

Россия Президенты Владимир Путин пенсия системасының баланслылыгын һәм озак сроклы финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән федераль законга кул куйды. Закон нигезендә расланган үзгәрешләр ир-атлар өчен 65 ел һәм хатын-кызлар өчен 60 ел дәрәҗәдә билгеләнгән пенсия яшен ныгыта. Пенсия яшен арттыру 2019 елның 1 гыйнварыннан акрынлап башланачак һәм 2028 елга кадәр 10 ел буена  дәвам итәчәк.

16 октябрь көнне Түбән Биктимир авыл клубы хезмәткәрләре Әсрар Галине искә алу кичәсе үткәрделәр, анда тамашачыларны аның иҗаты белән таныштырдылар. Тамашачылар Әсрар Галинең әсәрләрен бик теләп укыдылар.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве бүлеге башлыгы урынбасары Вилдан Назыйров күчемсез милек базарында катнашучылар өчен укыту семинарында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International