ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

11 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча һәм Казанда төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Очрашу кысаларында гражданнарны кабул итү уздырылды, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә ачык дәрес уздырылды. Түбән Әлки авылындагы "Шәйхетдиновлар" шәхси эшмәкәрнең  сәнәгать мәйданчыгында булды.

Узган шимбә, 6 октябрь, әлкилеләр өчен бик истәлекле булды. Төрле төбәкләргә сибелеп көн күрсәләр дә, туган яклары белән горурланып, аны сагынып, кече Ватаннары өчен җан атып яшәүче ул-кызларын районыбыз үзенә җыйды. Әлки якташлык җәмгыяте очрашуларының беренче генә үткәрелүе түгел. Әмма бусы аеруча зур активлык белән, бик күп кеше катнашында узды. Очрашуга 250 дән артык якташыбыз кайткан иде. Аларга олы хөрмәт һәм кунакчыллык күрсәтелде. Район мәдәният йорты фойесында авыл хуҗалыгы һәм җирле эшмәкәрләр продукциясе, олылар һәм балаларның кул эшләре күргәзмәләре оештырылган иде.


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

14 нче октябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан районда ат чабышлары үткәрелә.

Өлкәннәр көне уңаеннан машина йөртүчеләр арасында үткәрелгән республика бәйгесендә Түбән Әлкидән Рәшит Габитов җиңүчеләрнең берсе дип табылган.

Базарлы Матактагы “Ләйсән” йөзү бассейнында районның су полосы буенча кызлар командасы Түбән Новгород ватерполчылары белән уртак тренировкалар үткәрделәр.

Үткән атнада яңа туган сабыйлар хисабына районыбызда халык саны ике кешегә артты.

12 октябрьдә “Алинә” универсаль спорт залында Өлкәннәр декадасы уңаеннан Спартакиада үткәреләчәк.


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

8 нче октябрь көнне район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән Т.Р. Әлки муниципаль районы башлыгы А. Ф. Никошин җитәкчелегендә киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International