ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

Начар метеорологик күренешләр:

2018 елның 22 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 5-10 м/с.

минималь һава температурасы төнлә +6 º+9 º, көндез максималь һава температурасы + 20 º +23º

19 сентябрь көнне Борискино авыл китапханәсе Борискино урта мәктәбенең 1-6 сыйныф укучыларын "чуваш язуы – 147 ел"темасына  үткәрелгән әңгәмәгә чакырды. Китапханәче Самарина Наталья Павловна балаларга Чуваш язуының килеп чыгышы турында сөйләде. Укучыларны чуаш халкының күренекле мәдәният һәм мәгърифәт эшлеклесе, заманча Чуваш язуы иҗат итүче Иван Яковлевның тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Яшь китап укучылар заманча алфавит булдыру тарихын белделәр. Наталья Павловна балаларны хәзерге заман чуваш язучылары һәм аларның әсәрләре белән таныштырды.

17 сентябрь көнне Чуаш Кичүе авыл китапханәсендә Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан " Олы  йөрәкле кеше” дип исемләнгән әдәби чара үткәрде. Чарага башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар чакырылган иде. Китапханәче Борһанова Резеда Рәис кызы балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Абдулла Алиш күп шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар гына түгел, ә татар әдәбияты хәзинәсен баеткан әкиятләр дә язган. Аның әсәрләре балаларда хезмәт сөючәнлек һәм игелеклелек хисе тәрбияләргә ярдәм итә, үз илеңне яратырга, кыю, гадел булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә. Чара барышында балалар авторның бик күп китаплары белән таныштылар.

Юхмачы урта мәктәбендә очучы Герой Виктор Талалихинның тууына 100 ел тулу уңаеннан ОБЖ укытучысы А. Н.  Романов ДОСААФ РОО ның Әлки җирле оешмасы рәисе М. З. Хөснетдинов белән берлектә Яшь армиячеләр өчен "Таранга барам"дигән батырлык дәресе үткәрделәр.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Аксубай бүлеге җитәкчесе  Лилия Сәхәбетдинова “Нечкәбил-2018 " Республика   конкурсының ярымфиналына чыкты. Аның белән бергә конкурста аның бөтен тату гаиләсе: ире Мансур, улы Данир (әнисе юлыннан китеп, җир төзүче һөнәрен үзләштерүче), кызы Солтана һәм якын туганнары катнашты.


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 21 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгышында һәм көньягында урыны белән туфракта  -1 кадәр кырау көтелә.

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә-иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнбатыштан 3 -8 м/с, көчәйгәндә 12 м/с ка кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +4º +8º,

 түбән урыннарда кырау -1º гә кадәр

көндез максималь һава температурасы +16º +  19º

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары Базарлы Матак урта мәктәбе янында “җәяүле кичүе” дигән акция үткәрделәр.

Моннан унөч ел элек халыкның кайбер категорияләренә дәүләт ярдәме күрсәтү программасы эшли башлаган иде. Тиз арада аны кыскартып “социаль пакет” дип атый башладылар. Бу ярдәмнең иң зур өлеше – инвалидларны, Ватан сугышында, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан кешеләрне һәм тагын берничә категориягә караучыларны дарулар белән бушлай тәэмин итү.

"Укучының мәдәни көндәлеге» - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күзәтүе астында тормышка ашырыла торган әһәмиятле мәдәни-белем бирү проекты.

Уку елы башында Татарстан мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучыларына Мәдәни көндәлек тапшырачаклар. Бу көндәлектә балалар мәдәният учреждениеләре – музейлар, театрлар, кино һәм китапханәләр белән танышалар, шулай ук проект кысаларында үткәрелә торган конкурсларда катнашалар.

“Татарстан Варислары Берлеге”нең туган көнендә Юхмачы урта мәктәбе коллективы табигатькә барырга карар итте. Көн кояшлы, аяз иде. Үзеләре белән рюкзаклар  алып,  юлга кузгалды алар. Елга буенда учак ягып, кайнар аш әзерләделәр, спорт ярышлары үткәрделәр һәм уеннар уйнадылар. Ял итүчеләрнең барысы да канәгать калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International