ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2017 ел
җомга

Хезмәт хакы 2018 елның 1 гыйнвареннән 4 процентка, 2019 һәм 2020 елларның 1 октябреннән 4 процентка индексацияләнәчәк.

30 сентябрьдә, шимбә көнне, “Алинә” универсаль спорт залында күп еллар район Сабан туйлары батыры булган бертуган Фәракшиннар истәлегенә татарча көрәш буенча ачык турнир үткәрелә.

Ярышларга 2000-2006 елларда туган үсмерләр чакырыла. Бәйге сәгать 10 да башлана.

Электр энергиясе – прогресс символларының берсе. Бүген безнең бөтен тормышыбыз әлеге ресурска бәйле. Кулланыла торган энергияне һәм ресурсларны нәтиҗәле файдалану ул беренче чиратта финанс тотрыклылыгы дигән сүз. Ә бу безнең барыбыз өчен дә бик мөһим. Әлки район электр бүлү челтәрләре коллективы район кулланучыларын энергия белән сыйфатлы һәм тоткарлыксыз тәэмин итәргә тырыша. Һәм ул электр энергиясен кулланучыларның намуслылыгына өметләнә.


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә узган җыенда район имамнары белән эшлекле сөйләшүләр булды

Райондагы барлык сәламәтлек саклау һәм балалар оешмаларына, социаль учреждениеләргә җылы бирелде.

Сентябрь дә әллә ни җылыга кинәндермәде. Бу атнада бигрәк тә салкын. Шуңа күрә биналарга җылы бирү тизләтелде. Хәер, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты, Салмандагы балалар приюты биналарында байтактан инде газ ягалар. Район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Гөлгенә Билалова әйтүенчә, райондагы  31 балалар бакчасында да сентябрьнең беренче яртысында ук җылы җибәрелгән булган. Бу атна башыннан барлык мәктәп биналары да җылынды.

5 октябрьдән 15 енә кадәр – “Подписка декадасы”нда 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен “Әлки хәбәрләре”нә арзанрак бәядән язылып калырга мөмкин.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан “Әлки хәбәрләре” газетасы 6 октябрьдә “Турыдан-туры элемтә” үткәрә.

18 октябрьдән Базарлы Матакта  өлкән кешеләрне компьютер белемнәренә өйрәтү курслары эшли башлый.

Көчле җил, боз, яшен, каты яңгырлар, аномаль эсселек, урман янгыннары, су басулар – соңгы вакытта һава торышы климат нормаларын бар дип тә белми... Табигать көйсезлекләренең нәтиҗәләре һәм башка нәрсәләр турында тәфсилләп “АК БАРС”* иминият төркеменең ТР Әлки районы филиалы директоры Надежда Борисовна Атаманова белән сөйләшәбез.

Өлкәннәр декадасында  районда “Кайнар линия” эшләячәк.

Үзегезне борчыган сорауларны, гозерләрегезне 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр 20-8-90, 21-7-60 телефоннары буенча җиткерә аласыз.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International