ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

15-21 август көннәрендә “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда активистлар өчен профильле смена эшли.

 “Тоннель” оператив-профилактика чарасы вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның җиде очрагы ачыкланган.

2 августтан 31енә кадәр “Татарстан Республикасында 2017-2020 елларга КФХ базасында гаилә терлекчелек фермалары үсеше” ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында өстәмә конкурс үткәрелә.

Мини-футбол буенча район чемпионаты төгәлләнде. “Актай” командасы анда чемпион исемен яулады.

Районда 8 мең гектардан артык мәйданда урып-җыю эшләре башкарылды. Бу урак узасы барлык басуларның 23 проценты дигән сүз. 34600 тонна икмәк суктырып алынды. Уңыш гектардан уртача 42,8 центнер чыгып килә.

Инвалидлык буенча пенсия алучылар бүген сайлау алдында: социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы, әллә аннан баш тартып акчасын алыргамы? Бу мәсьәләне 1октябрьгә кадәр хәл итәсе. Районда 38 кеше киләсе елда акча урынына социаль пакет алырга теләп гариза язган. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рәис Галләмов шул хакта хәбәр итте.


15
август, 2017 ел
сишәмбе

12 августта Халыкара яшьләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге “Геройлар паркы”нда яшьләр өчен квест һәм күңел ачу чаралары оештырды. Алар партия каршында эшләүче “Яшь гвардия” иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән узды


14
август, 2017 ел
дүшәмбе

Безнең Югары Әлки клубында нинди генә кызыклы чаралар үткәрелми.

Республикада быел уракта катнашкан иң алдынгы 200 комбайнчы 100 әр мең сумлык премиягә ия булачак.

Төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин тәбрикләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International