ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Рамазан аеның икенче яртысы бара. 

Ул җәйге озын көннәргә туры килсә дә, авырсынмыйча   ураза тотучы райондашларыбыз байтак. Мәчетләрдә тәравих намазлары  укыла. Авылларда ифтар ашлары да үткәрелеп тора. Соңгы көннәрдә Карга, Түбән Әлки, Ташбилге, Иске Салман авылларында шундый авыз ачтыру мәҗлесләре булып үтте.


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе вице-премьеры Ольга Голодец белдерүенчә, 35 яшькә кадәр икенче баласын тапкан яшь аналар  гаилә капиталы гына түгел, ә 250 мең сум күләмендә өстәп түләү дә алачак.

12 июнь – Россия көне районыбызда зур колач белән узды. Район үзәгенең ике паркында көне буе диярлек бәйрәм рухы хөкем сөрде.

12 июнь – Россия көне районыбызда зур колач белән узды. Район үзәгенең ике паркында көне буе диярлек бәйрәм рухы хөкем сөрде.

Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Бөтенроссия конкурсында җиңде

Бу көннәрдә район Сабан туе үтәсе җирдә бәйрәмгә зур әзерлек эшләре бара.


10
июнь, 2017 ел
шимбә

Түбән Әлморзада яшәүче Марат Вафинны язмыш дигәнең кечкенәдән сынауларга дучар иткән. 

Егеттә балалар церебраль параличе. Бу аяусыз авыру Маратның тормышын катлауландыра, аның дөньясы хәрәкәтләнә алырлык даирә белән чикләнгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә тиешле документларны туплап бетергәннәр генә әле. Субсидия билгеләүнең шартлары мондый: чебеш һәм бәбкәләр 1 гыйнвардан 30 майга чаклы сатып алынган һәм алар бер айлыктан зур булмаска тиеш. Субсидияне кош “балаларын” күп итеп, 50-100 баш алганнарга гына бирәчәкләр. Каз, күркә бәбкәләренең һәр башы өчен 100 әр сум, үрдәк бәбкәсенә 80 сум, чебешкә 30 сум акча кайтарып алырга була

Казандагы “Картлык-шатлык” иҗтимагый оешмасы һәм Казан Епархиясенең яшьләр бүлеге өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына хәйрия ярдәме күрсәтеп торалар.

Югары Әлморза авылы мәдәният йорты яңара – анда бүген капиталь ремонт эшләре бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International