ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Дөньяның әле теге, әле бу почмагында булып торган террорлык актлары турындагы хәбәрләр тетрәндерә һәм хафаландыра. 

Әле узган атнада Бөекбританиядә террорчылар тарафыннан җиде кешенең гомере өзелде, бик күпләр яраланды.  Бу хәлләр беркемне дә битараф калдыра алмый.  Халыкның иминлеген тәэмин итү – бүген иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Террорлыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында да әнә шул хакта сүз барды.


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Әлки урта мәктәбенең  юл хәрәкәте яшь инспекторлары   “Хәвефсез тәгәрмәч-2017” республика бәйгесендә иң яхшы ун команда арасына керде.

Юхмачы урта мәктәбенең  өлкән сыйныфлар командасы “Инициатива – 2017” республика фестивалендә икенче урынны алган.

Чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен иң җаваплы чор – дәүләт имтиханнары бара.

Район гражданлык халәте актларын теркәү бүлегендә май аенда дөньяга килгән 8 бала исәпкә алынган.

Җәйнең беренче көне кечкенә халык – балалар өчен икеләтә бәйрәм 

– аларны Халыкара яклау көне дә, каникуллар да башланып китә бит. Шул уңайдан район мәдәният йортында тулы бер тантана оештырылды – физик мөмкинлекләре чикләнгән малайлар-кызларны кунакка чакырдылар.

 


31
май, 2017 ел
чәршәмбе

Һәр авылның аңа гына хас үзенчәлеге, заманчалап әйткәндә, үз бренды була, дисәк, “Шомырт чәчәге” – ул инде Апакныкы. 

Быел да шомыртлар ап-ак чәчәктә утырган мәлдә апаклылар бу бәйрәмне гөрләтеп үткәрделәр.

 

Ата-ана өчен баласының уңышлары турында ишетүдән дә зуррак сөенеч юктыр ул. 

Димәк, үгет-нәсыйхәтең, тәрбияләргә тырышуың, тормыш итәргә өйрәтүең бушка булмаган, улың-кызың кеше арасында үзен яхшы яктан күрсәтә белгән, йөзеңә кызыллык китермәячәк…

 

Татарстан Кадастр палатасына көн саен дистәләрчә кеше күчемсез милек кадастрында җир участокларының өйләргә һәм биналарга бәйләнеше булмау (яисә ялгышлык булу) мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итәләр. 

Юлларда машиналар саны көннән-көн арту, аларның тизлеге югары булу сәбәпле җәяүлеләр, балалар катнашында аварияләр дә еш булып тора. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International