24 мартта Бердәм бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә.
Районның туган якны өйрәнү музеенда Татарстан кулланучылар кооперациясе оешуга 100 ел тулуны билгеләп үткәннәр.
Карга төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Алсу Шакирова “Дулкыннар” республикакүләм бәйгесендә җиңү яулады.
Тормыш иминлеге бик күп факторларга бәйле.
Саф һава, сыйфатлы эчәр су, азык-төлек, хезмәт шартлары, сәламәтлек саклау системасының тиешенчә эшләве – болары инде шушы факторларның иң мөһимнәре.
Хәйруллин хәйрия фонды районыбыз каратэчыларына спорт инвентаре бүләк иткән.
Казанда кумитэ буенча узган Россия беренчелегенә ярышларда безнең районнан 6 спортчы катнашып, барысы да призлы урыннар яулап кайтты.
Авыл җирлекләре советларының эшчәнлеген бәялүче рейтингның беренче юлында Ташбилге авыл җирлеге советы.
Җир, милек һәм транспортка 2015 ел өчен салынган салымнар буенча бурычлар әле дә аз түгел.
Район хәрби комиссариаты мобилизацияләнәчәк кеше һәм транспорт ресурсларын киредән исәпкә алу белән шөгыльләнә.
“Созвездие-Йолдызлык” республика яшьләр фестиваленең зона турында Югары Әлкидән алты яшьлек Элина Ибраһимова “Конферанс” номинациясендә икенче урынны алды.