“Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, минем үзара йөкләнгән салымга кагылышлы сорауларыма җавап табышсагыз иде. Безнең Түбән Әлки авыл җирлеге буенча елына 600 сум тәшкил итә ул. Шуның 120 шәр сумы урам суүткәргечләрен төзүгә, зиратларны тәртиптә тотуга, урамнарны яктыртуга, 240 сумы юлларны ремонтлауга тотыла, диделәр. Урамнарга электр фонарьлары куелган бездә, анысы бик кирәк тә, хуплыйм да. Тик калган өч пункты буенча сораулар туа. Әйтик, зират тирәсен акча җыеп тотып алдык, үз көчебез белән чистартып торабыз. Тагын нәрсә өчен акча җыялар? Урамыбызда су ничә еллар юк инде, юлы да шулай ук.
Бездән җыйган акчаларны кая итәләр, нәрсәгә тоталар икән?
Илгизәр Вафин,
Югары Әлки авылы.”
Үткән җәй уртасында Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин:
–Әсхәт абый, 70 мең сум акча бирәбез, татар зираты тирәсен яңарта башлыйк,–диде.
Мошенниклык кешеләрнең тыныч тормышына комачаулаучы актуаль бер проблемага әйләнде.
Аферистлар үзләренең яман гамәлләре өчен күбесенчә иң яклаучысызларны – пенсионерларны, инвалидларны, балаларны сайлыйлар. Аларның кешеләрне алдау юллары күп төрле. Кырыкалдарлар сезгә социаль һәм медицина, газ предприятиесе хезмәткәрләре төсендә килергә мөмкиннәр. Кайберләре кешеләрнең, бигрәк тә өлкәннәрнең ышанычын яулар өчен арзанлы товарлар, дарулар, хәтта матди ярдәм тәкъдим итәләр. Ә соңгы елларда кәрәзле элемтә мәгълүматларын файдаланып эш итүче кырыкалдарлар активлашты.
Түбән Кәчи мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Артамонова Казанда үткән “Аксаков укулары” VI республика конкурсында өченче урын алды.
Иске Хурда авыл җирлегендә яшәүчеләрнең гомуми җыелышында Сихтермә-Хузангай авылының исемен үзгәртү турында сүз барды.
Укучыларыбыз уңышлары белән сөендереп тора:
25 мартта көндезге сәгать 12 тирәсендә Салман авылында хәрәкәт вакытында “КамАЗ” машинасы яна башлаган.
Узган ел җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә 49 закон бозу очрагы ачыкланган,
23 күрсәтнамә юлланган, 22 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 22 протест чыгарылып, һәммәсе канәгатләндерелгән. Бу хакта коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясе утырышында район прокуроры Руслан Гыйзәтов хәбәр итте.
Алпар урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Анар Масимов милли көрәш буенча Россия чемпионатында юниорлар арасында өченче урын яулады.
Әле берничә ел элек кенә чуаш авылларында сөт тапшыручылар аз иде.
Үзегездән артканын сатып акча эшләгез, гаиләгезнең акча янчыгына бераз акча керер иде, дигән үгетләүләргә “Сөтне дуңгыз балаларына эчерәбез”, дип җавап бирә иде хуҗалар.