ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

6 мартта Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  үткәрелгән тантаналы кичәдә районыбыз вәкилләре дә катнашты.

Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Актай елгасы ярында ял зонасы проектлары конкурсында актив катнашканнар. 

Җирлек советы хезмәткәрләре башта һәр йортка кереп хатын-кызларны бәйрәм кичәсенә чакырып чыкканнар.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның  социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертүе өчен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Платонова Мария Андреевнага  Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

Кайсы авыл кибетендә акцизлы алкоголь продукциясе сату кими – анда көмешкә яисә ялган аракы куллану арткан дигән сүз. 


7
март, 2017 ел
сишәмбе

 Хатын кызларны 8 Март тантанасына авыл җирлекләре, төрле оешмалар, учреждениеләр, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният системалары җибәргән. 

8 Март бәйрәме алдыннан районыбыз хатын-кызлары күренекле ир-егетләребездән менә дигән бүләк алдылар. 


4
март, 2017 ел
шимбә

Районыбызда  матбугатны иң күп укучы кем, дигән сорауга һич икеләнмичә: “Гөлсинә Галиуллина!” дип җавап биреп булыр иде. Карга авылында яшәүче бу ханым инде өченче мәртәбә “Татмедиа” басмаларына язылучылар арасында оештырылган бәйгедә җиңеп бүләк отты. 

 

Ачык күңелле, әллә кайдан күреп алып, елмаеп исәнләшүче Альбина Яковлеваның белмәгән кешесе бар микән. 

Элек ул район кулланучылар җәмгыятендә кибетче, берара совхозда эшләде. Ә соңгы елларда үз хуҗалыгын үстерергә, терлекчелек белән генә шөгыльләнергә карар кылды ул. Хәзер Иске Тахталыда яшәүче Альбина һәм Юрий Яковлевлар хуҗалыгында бер йорт терлек асрала.

“Рябинушка” фольклор ансамбленең нигезендә Фокусовлар, Захаровлар һәм Туровлар гаиләләреннән оешкан кечкенә генә коллектив ята. 

Әле 1992 елда ук, республика фестивалендә “Тимерчелектә” дигән рус халык җырын башкарып, Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге театры сәхнәсендә бу гаилә ансамбле беренче дипломга лаек булган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International