ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2017 ел
шимбә

Күренекле татар әдибе, районыбызның Татар Мулла авылында үскән  Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов) яңа чыккан китабының әллә ничә төргәген район газетасы редакциясенә җибәргән.

Иске Камканың Тегермән, Чирмешән, Түбән урамнарында яшәүчеләргә ел саен язгы ташулар зур мәшәкать тудыра.


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

4 мартта Әхмәт авылында Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Фираил Шиһаповны искә алу чаралары үтәчәк.

Өстәмә белем оешмаларында һәм физкультура-спорт берләшмәләрендә шөгыльләнүче укучылар арасында чаңгыда узышу буенча Бөтенроссия Ачык спартакиадасының республика этабы 25-26 февральдә Түбән Кама районында үткәрелде. Анда район данын Иске Матак урта мәктәбе укучылары яклады. Аларның тренерлары Михаил Леонтьев һәм Николай Ирдинкин. Спартакиадада балалар иҗат йортында шөгыльләнүче Вячеслав Юманов призлы урын яулады. Ә гомумкоманда зачетында Әлки районы командасы бишенче булды.

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 11 сыйныф укучысы  Рәзилә Билалова “Үз тамырларыңны хәтерләп яшәргә” республика конференциясендә катнашып өченче урынны алды.

Базарлы Матактагы “Каенкай”  балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Соловьева “Ел тәрбиячесе” исеменә лаек булды.

Элегрәк елларда кышкы бураннарда Кошки якларына өчәр көн, хәтта берәр атна юл ачып булмас иде.


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Районыбыз хуҗалык итүнең кече формаларын гамәлгә ашыру буенча республикада сигезенче урынга күтәрелгән.

Татарча көрәш буенча Габишевода үткән республика турнирында Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Илназ Хәмидуллин үз үлчәү категориясендә беренче урын алды.

Ул шуның өстенә ярышларның иң оста көрәшчесе дип табылды һәм планшет белән бүләкләнде.

 Ташбилге авыл җирлеге белән хәзер яңа башлык – Рәмзил Әхмәдиев җитәкчелек итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International