ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2017 ел
җомга

Базарлы Матак авыл җирлегендә район халкының өчтән береннән артыгы яши. 

Базарлы Матак һәм Түбән Биктимер авылларын берләштерүче бу җирлектә 2328 йорт-хуҗалык бар.  Аларда 7050 кеше яши.


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  муниципаль район советының өченче чакырылыш унөченче утырышы булды.

 Анда район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә каралды.


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри осталык буенча республика бәйгесенең зона этабында бик әйбәт чыгыш ясап, безнең педагоглар финалга узды.

“Авырып барган идем,  терелеп кайттым”– 10 март кичендә район мәдәният йорты сәхнәсендә булган концертны бер ханым әнә шундый бер җөмлә белән тасвирлады. 

В соседних памятных селеньях

Татарин, русский и чуваш

Зовут друг друга с уваженьем

Иптәш, товарищ и юлдаш...

 Рухи һәм физик яктан нык, көчле, батыр булырга теләүчеләрне “Сугышчы” клубы “Алинә” спорт залына чакыра.

Бокс буенча 11-12 мартта Чирмешәндә үткән ачык турнирда безнең егетләр уңышлы чыгыш ясады.


13
март, 2017 ел
дүшәмбе

Билбаулы көрәш буенча Воронежда узган Россия беренчелегендә Иске Тахталыдан Ксения Хәйруллина (58 кг) һәм Базарлы Матактан Регина Нурутдинова (48 кг), күп  көндәшләрен җиңеп, икесе дә өченче урын алдылар.

Базарлы Матактагы “Ләйсән” йөзү бассейнын район халкы көннән-көн үз итә.

Гыйнвар-февраль айларында районыбызда 17 бала дөньяга килгән, 8 туй булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International