Хәйруллин Хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова районыбызда булып китте.
Базарлы Матак мәктәбенең 8 “А” сыйныф укучылары Әниләр көне уңаеннан үз әниләрен кунакка чакырганнар.
Базарлы Матакта “Алинә” универсаль спорт залында киокусинкай-каратэ буенча республика чемпионаты узды. Ярышлар әлеге спорт төре белән шөгыльләнә генә башлаган яшьләр арасында узды.
Чуаш Кичүендә көз башында үткән җыенда Радик Вәлиев авылда балалар өчен көрәш секциясе оештырасы иде, дигән мәсьәлә күтәргән иде.
Райондагы сөт кабул итү пунктларының икесендә дә бәяләр тигезләште: “Молпром” һәм “ШЭ Шәйхетдинов” сөтнең һәр килограммы өчен 22 сумнан исәп-хисап ясый.
1-5 сыйныфлар командалары арасында үткәрелгән республика бәйгесендә Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең “Акыллылар” командасы өченче урынны алды.
Хәзер уку елы дәвамында барлык фәннәрдән укучыларның белемнәрен тикшереп торалар.
28 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә Базарлы Матакның “Колос” кинотеатрында Әлки районының 2017 елга һәм 2018-2019 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары үткәрелә. Проект районның рәсми сайтында (alkeevskiy.tatarstan.ru) урнаштырылган.
30 ноябрьдә район үзәк хастаханәсе “кайнар линия” ачачак.