Район хокук бозуларны кисәтү комиссиясе утырышында чыгыш ясап, РФ Эчке эшләр министрлыгының район бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев полиция участок уполномоченныйлар хезмәтенең матди һәм техник яктан җиһазланышы һәм тәэмин ителеше турында сөйләде.
16 ноябрьдә районның монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов килеп, 9 сәгатьтән башлап халыкны кабул итәчәк. Язылу өчен тел.: 21-7-57.
“Хузангай” җәмгыяте баш бухгалтеры Юрий Федорович Льдинов Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
“Татарстан челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте Бөтенроссия медиапроектлар конкурсында катнаша.
2017 елда Базарлы Матакта район мәдәният йорты янында пластик хоккей тартмасы төзү күздә тотыла.
Районның рәсми сайтында он-лайн режимда коррупция турында сораштыру үткәрелә.
Ноябрь ахырына кадәр район үзәк хастаханәсе табиблары халыкны диспансерлаштыру буенча еллык биремне үтәп бетерергә ышандыралар.
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалы – “Әлки хәбәрләре” редакциясе, традиция буенча, газетага иң актив яздыручы почтальоннарны бүләкләргә җыена.
Бүген, Татарстандагы барлык мөгаллимнәр белән бергә, Әлки укытучылары да имтихан, ягъни тест тапшыра.
Әфганстанда, Чечняда һәм бүтән локаль конфликтларда катнашкан райондашларыбызны саулыкларын ныгыту өчен тернәкләндерү үзәгенә җибәрәләр.