ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

12 сентябрьдә бөтен мөселман дөньясы  Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Бәйрәм иртәсендә районыбызның 30 мәчетендә дә гает намазлары укылды.

Үтеп киткән җәй лагерьларда ял итү, күңелле сәяхәтләр, күп төрле яңалыклар күрү-белү белән балалар хәтеренә кереп  калыр. Ә бер төркем малайлар-кызлар быелгы каникулда да Базарлы Матактагы Шәүкәт мәчете каршында эшләгән лагерьга йөрде. Алар биредә ял да иттеләр, дин сабагы да алдылар.


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

Районда оешма-предприятиеләр һәм эшмәкәрләрнең салым буенча бурычлары 10,7 миллион сум тәшкил итә.

Терлекләрне ясалма орлыкландыру пунктлары эшчәнлеге быел әйбәт нәтиҗә биргән: каплатылган 2720 баш сыерның барысы да әйбәт кенә бозаулаган. Алардан 2738 баш бозау алынган. Болар инде яхшы нәселле терлекләр, тешеләрен үстереп, сөтле сыер итәргә була.

Шәхси хуҗалыкларында сөт терлеге – сыер һәм кәҗә асраучыларга якын арада субсидия тарата башлаячаклар.

Үткән атнада район мөхтәсибәте җыелышы булды. Аның эшендә  авыл имамнары, район башлыгы Александр Никошин, аның урынбасары Рәшит Билалов һәм Аксубай районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Базарлы Матак авыл җирлегендә 168 шәхси хуҗалык кәҗә я сыер асрый.

Район почта элемтәсе участогы автомобиль йөртүчесе Тихонов Владимир Геннадьевич үзенең хезмәт вазыйфаларын үрнәк төстә үтәгәне өчен  “Россия почтасы” Федераль дәүләт унитар предприятиесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

1 сентябрьдән  2017 елның беренче яртыеллыгы өчен “Әлки хәбәрләре” газетасына язылу башланды.

Татарстанда яшәүче һәркем 1 меңнән 3 мең сумга кадәр бүләкләү алырга мөмкин. Моның өчен менә ниләр эшләргә кирәк:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International