–Без туган Татарстаныбызда яшибез. Тормышыбызның нинди дәрәҗәдә булуын күзаллау өчен күрше өлкә-республикаларга күз салырга кирәк. Шул чакта без үзебезнең республикабызда яшәвебез белән чын-чынлап горурланырбыз,–диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Әлки районы халкы белән очрашуда.
Тиздән “Хузангай” җәмгыятендә катнаш азык җитештерүче яңа завод файдалануга тапшырылачак.
17 сентябрьдә район үзәгенең барлык паркларында кичке күңел ачу чаралары оештырыла.
Яңгырлары, җилле салкын көннәре белән көз килеп җитте. Бу вакытта салкын тиеп авыручылар саны нык арта. Үзеңне һәм якыннарыңны мондый чирләрдән, бигрәк тә грипптан ничек сакларга соң? Медиклар бүгеннән үк гриппка каршы вакцинация үтәргә өндиләр.
Якшәмбе көнне район благочинные протоиерей Андрей Зиньков Демидовка авылына барып, гыйбадәт йорты төзеләчәк урынны карады, изгеләндерде, аны төзи башлауга фатиха бирде.
12 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Корбан бәйрәме белән әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлады.
Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре янәдән кул радарлары файдалана башлый.
Соңгы вакытта районга югары дәрәҗәдәге кунаклар килеп кенә тора. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та булып китте бездә, Дәүләт торак фонды җитәкчесе дә, министрлар, төрле ведомство җитәкчеләрен дә кабул иттек. Ник дисәң, сәбәбе күңелле – атна саен диярлек төзелеп я ремонтланып беткән объектлар куллануга тапшырыла бит.