29-30 июньдә районда гражданнар оборонасы өйрәнүләре узачак.
22 июньдә өченче чакырылыш муниципаль район советының җиденче утырышы булды. Аны район советы рәисе Александр Никошин алып барды.
Озак вакыт дәвам иткән коры, эссе һава торышы урманнарда янгын чыгу куркынычын тагын да кискенләштерде.
22 июнь көнне мөселман дөньясы Халыкара Хәләл көнен бәйрәм итәчәк.
24 июньдә “Бердәм Россия” партиясе Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көне үткәрә.
17 июньдә, җомга көнне, район үзәгендәге “Йолдызлык” кафесында район башлыгы Александр Никошин исеменнән мөселманнар өчен ифтар ашы үткәрелде.
Хатын-кызларның сөт бизләрен тикшерү аппараты белән җиһазланган “КамАЗ” автомобиле республика онкология диспансерыннан килде.
Районыбыз механизаторлары соңгы вакытта көн саен 3 мең тонна сенаж салалар. Эш башланганнан бирле әлеге кыйммәтле терлек азыгы 25 мең тоннадан артык хәзерләнгән инде.
“Татмедиа” АҖ республика һәм район басмаларына 2016 елның икенче яртысына язылу 25 июньгә кадәр озайтыла.