Татарстанда Саранскидан Казанга кайту юлында эзсез югалган Сөләймән Зариповны эзлиләр. Ул – "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, заманында Россия Ислам университеты проректоры булып хезмәт куйган иде.
12 февральдә 10.00 дән 11.30 га кадәр район прокуроры Руслан Гыйзәтов Апак авылында әлеге авыл җирлегендә яшәүчеләрне кабул итә.
Түбән Әлки мәктәбендә өлкән сыйныфлар укучылары арасында район беренчелегенә төз ату ярышлары булып үтте. Район ДОСААФ җәмгыяте оештырган әлеге бәйгене район башлыгы Александр Никошин югары дәрәҗәдә үткән бик әһәмиятле чара дип бәяләде.
Өч авылны берләштергән Юхмачы җирлегендә мең ярым чамасы кеше яши. Бу җирдә “Кызыл Шәрык-Агро”га караган сөтчелек комплексы һәм терлек симертү мәйданчыгы булу халыкны эш белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Бюджет оешмаларында эшләүчеләр аз түгел, 11 эшмәкәр дә берникадәр эш урыны булдырган. Кырактан артык ир-егет читкә китеп эшләп йөри.
Мәктәпләрдә балаларны беренче сыйныфларга кабул итү башлады.
Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов әйтүенчә, әлеге арту бездәге 4855 пенсионерга кагылган. Февраль башыннан шулай ук инвалидларга, Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына социаль түләүләр 7 процентка арткан.
Район янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре Тәлгать Гайфуллин, Олег Юдаев, Михаил Гнеденков, Рәис Зыятдинов хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен “25 лет МЧС России” медале белән бүләкләнделәр.
12 гыйнвар төнендә “Хузангай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә бөртек киптерү җайланмасына ут каба. Хәбәр алгач 15 минут эчендә килеп җиткән янгын сүндерүчеләр ялкынга таралырга ирек бирмиләр һәм агрегатны җитди зыян күрүдән саклап калалар. Янгынга кукуруз орлыгы киптергәндә технология процессының бозылуы сәбәп булган.
Фаҗигагә китергән гадәттән тыш хәл Екатеринбургта булган. Бала комада ята.