ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

“Ана капиталы” программасы  2018 елгача озайтылды.


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Бу атна башында Кошки авылыннан Валентина Исаева урам юлларын кар күмүгә зарланып шылтыраткан иде.

Быелдан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 6204 сум булды.

 

Республика хәрби комиссариатының район бүлегендә 1999 елда туган үсмерләрне башлангыч хәрби исәпкә куйдылар.

 

Әлки районында дәүләт исәбенә куярга тиешле 23 буа бар.

 

Авылларда халык җыеннары башланды. Алар, алдагы еллардагы кебек, авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышы форматында уза. Халык белән очрашуларда  район җитәкчеләре, төрле учреждение-предприятие вәкилләре дә катнаша. Шундый утырышларның беренчесе 18 гыйнварда Ташбилге авылында үтте. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев катнаштылар.

“Беренче чиратта без балалар сәламәтлеге турында уйларга тиеш”,–диде Президент Рөстәм Миңнеханов күптән түгел булган видеокиңәшмәдә. Әлеге чарада  республиканың шәһәр һәм авылларында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, бу җәһәттән күп балалы һәм имин булмаган гаиләләргә аеруча игътибарлы булу хакында җитди сүз барды. Социаль якланмаган гаиләләр, бигрәк тә балалар зыян күрмәсен өчен җирле хакимият гаиләләрдәге хәлләрне белеп торырга, вакытында чарасын күрергә тиеш, дип басым ясады Президент.


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

1 февральдән быелның икенче яртысы өчен район газетасына язылу башлана.


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Районыбызның ау биләмәләрендә көзеннән җәнлекләр өчен шактый азык әзерләп куелган иде.

Район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина белдерүенчә, бездә бүгенгә грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International