Илнең иң зур дәүләт оешмаларыннан булган Пенсия фондының безнең райондагы идарәсе менә чирек гасыр инде халыкка хезмәт күрсәтә. Узган елда идарә хезмәткәрләре 6400 дән артык әлкилене социаль яклау һәм пенсияләр белән тәэмин итү буенча тиешле барлык чараларны җиренә җиткереп үтәгәннәр.
Карсыз декабрь өчен бурычын түләгәндәй, үткән атнада табигать буранга, явым-төшемгә кинәндерде. Ә бу атнада кыш безне суыклары белән сынады.
Районда ел башыннан бирле тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе чирләре (ОРВИ) белән авыруның 66 очрагы теркәлгән.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә озак еллар намуслы эшләве өчен Чуаш Шәпкәсе мәктәбенең элекке директоры Татьяна ВАРЛАМОВА һәм җирле үзидарә органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Иске Матак авыл җирлеге башкарма комитетының элекке бухгалтеры Любовь ЛЕОНТЬЕВА район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Район башкарма комитетының чираттагы утырышында яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүнең торышы турында сөйләштеләр.
Ел башыннан бирле штрафларын вакытында түләмәгән биш кешегә карата материаллар судка юлланган.
Иске Камка җирлеге советының ике авылда үткән киңәйтелгән утырышларында чыгыш ясаучыларның барысы да диярлек сүзләрен: “Бергә булыйк, бердәм булыйк. Бер-беребезне тыңлап- ишетеп эшлик”,–дип төгәлләделәр. Бердәмлекнең биредә яшәүчеләргә хас сыйфат икәнлеге аларның эшләрендә дә, тормыш рәвешләрендә дә сизелә.
Мәгълүмат чаралары Россиянең күп төбәкләрендә грипп таралу хакында хәбәр итә. Район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина белдерүенчә, бездә бүгенгә грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән. Шулай да кичекмәстән грипптан саклану, иммунитетны ныгыту чараларын күрергә кирәк, ди табиб.
24 гыйнварда, якшәмбе көнне, Әлки районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча референдум булды. Анда куелган сорауларга халык уңай җавап бирде.
Узган атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә өч малай, ике кыз дөньяга килгән.