Быелдан башлап торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычка шактый зур күләмдә пеня өстәлеп барачак.
Көзге чакырылыш барышында Яңа Салманнан армиягә ике Динарны озатканнар.
Түбән Әлки эшмәкәре Дамир Шәйхетдинов бала-чаганы сөендереп, авыллары уртасына хоккей тартмасы алып кайтып куйган, ә җирлек советы аның тирәли яктырткыч лампалар урнаштырган.
18 гыйнвардан 19 ына каршы төндә православныйларның олы дини бәйрәмнәре Качману (Крещение) башланды. Бу төндә иң элек храмнарда гыйбадәтләр үткәрелде, аннары елга-буалардагы сулар изгеләндерелде. Төнлә һәм көндез изгеләндерелгән бәкеләрдә коенучылар да байтак булды.
Роспотребнадзорның Нурлат, Аксубай районнарында территориаль бүлеге быел эшмәкәрләр өчен һәр чәршәмбе көнне 14.00-16.00 сәгатьләрдә бердәм “Ачык ишекләр” көннәре үткәрә.
Бу якшәмбедә референдумда катнашып, 2016 елда үзара йөкләнгән салым турында карар кабул итәчәкбез. Авыл җирлекләрендә көнкүреш проблемаларының күп, ә бюджетның мөмкинлекләре чикле икәнлеге һәрберебезгә мәгълүм. Үзара йөкләнгән салымнан кергән акчалар исә иң кискен мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирә.
Бүгеннән авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышлары үткәрелә башлый.
“Җәнлекләрне санауның кышкы маршруты” чарасы 29 февральгә кадәр дәвам итә.
Әлеге бәйге узган елның декабрендә игълан ителгән иде. Жюри комиссиясе конкурска йомгак ясаганда җәмәгатьчелек фикерен дә исәпкә алачак. Шул максатта районнардагы чыршылар өчен интернетта тавыш бирү оештырыла. Әйдәгез, без дә районыбызның үзәк чыршысы өчен тавыш бирик.
Район үзәгендә смета бәясе 128 миллион сум торган йөзү бассейны төзелә.