ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Россиядәге вакыйгалар календаре ел саен 300дән артык бәйрәмне үз эченә ала – алар төрле һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр. Төбәкләрнең дә үз традицияләре буенча өстәмә бәйрәм көннәре билгеләргә хокукы бар. Мәсәлән, Татарстанда Республика көнендә, Татарстан Конституциясе көнендә эшләмиләр. Калмыкиядә Будда Шакъямуни туган көнендә ял итәләр, Чечняда Тынычлык көне хөрмәтенә ял оештыралар (һ.б.).
 

Яңа ел яллары чорында  булган зур фаҗига бөтен республика халкын тетрәндерде. 9 гыйнвар төнендә Лениногорск районының бер авылында шәхси йортта янгын чыгып, ут эчендә 6 кеше һәлак булды. Аларның бишесе – алты айдан ун яшькә кадәрге балалар.


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Быелның 1 гыйнварыннан алкоголь продукциясе сатуда да үзгәрешләр кертелде.

Бу ел башыннан автомобильчеләр өчен әйбәт яңалык гамәлгә керде.

Узып киткән 2015 елда районда 157 бала туган.


8
гыйнвар, 2016 ел
җомга

“Патриот” спорт клубы ел буе үткәрелгән кекусинкай-каратэ ярышларында зур җиңүләргә ирешкән спортчыларын бүләкләде.


4
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Балалар иҗаты йортында уку алдынгылары, фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда җиңү яулаган укучылар өчен районы башлыгы Чыршысы үткәрелде.


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Каратэ кекусинкай кумитэ буенча Казанда узган “Ак билбау” ярышларында Иске Хурада авылыннан да яшь спортчылар катнашты.


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Менә 21 нче гасырның тагын бер елы – 2015 нең дә тарихка кереп калу сәгатьләре якынлаша.  Ул әлкилеләр өчен нинди булды? Ә киләсе елга  нинди планнар һәм өметләр белән аяк басабыз? Традиция буенча, Яңа ел алдыннан әнә шундый сораулар белән без район башлыгы Александр Никошинга мөрәҗәгать иттек.

 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов агропромышленность комплексы системасында  күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International