ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Районда узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 67 очрагы теркәлгән.

31
октябрь, 2015 ел
шимбә
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре 2014 елда үсемлекчелек тармагының үсеше күрсәткечләренә анализ ясап, муниципаль районнар рейтингын төзегәннәр.
Хәрби хезмәткә чакырылу мәсьәләләре буенча сорауларыгыз булса, Татарстан Хәрби комиссариатының “кайнар элемтә” номерына – (843) 221-60-06 – шылтырата аласыз.
Киләсе атнада Россиядә Халык бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ул көн дүрт гасыр элек булган вакыйгалар – Мәскәү шәһәрен чит ил басып алучыларыннан коткару, Ватаныбыз бәйсезлеген яклау өчен барган көрәш истәлеген хаклап, календарьга кертелгән иде.
Бу бәйрәмнең асылы, мәгънәсе турында беләбезме? Бергәнеке бәрәгәйле дигән халык мәкале сезне нинди уйларга этәрә? Шул турыда укучыларыбыздан сораштык.
 

29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Безнең районда Россия һәм Татарстан мөселманнарының рухи җитәкчеләре Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин булып киттеләр. Әлки җиренә аяк баскан җирдә аларны район башлыгы Александр Никошин һәм башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев каршы алдылар.

28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Районның терлекчелек тармагы белгечләре, ветеринария табиблары, терлекчелек комплекслары җитәкчеләре – барлыгы 15 кеше, “Кызыл Шәрык-Агро”ның Алексеевск районындагы филиалында узган семинарда булып кайттылар.
Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы, кече һәм урта эшмәкәрлек объектларына дәүләт ярдәмен җиткерү өчен, алар арасында конкурс игълан итә.
Пауэрлифтинг буенча Казанда узган республика беренчелегендә катнашып, райондашыбыз Касыйм Зыятдинов 120 килограммнан югарырак авырлык категориясендә икенче урынны алды.
Райондагы барлык буаларның суын киметү зарур.
Иске Салман мәктәбенең “Табигать дуслары” командасы “Тамчы-шоу” уенында кабат җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International