ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Оренбург өлкәсендә дислокацияләнгән хәрби частьне быелдан безнең район шефлыкка алды. Көзге чакырылыш буенча хәрби хезмәткә китүче егетләребезнең беренче төркемнәре – барлыгы – 10 кеше – нәкъ менә шушы частьтә хезмәт итәчәк.

27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Базарлы Матакта Азат итүче солдат һәйкәленнән алып хәрби хезмәтләрен Әфганстанда үткән якташларыбызга багышланган мемориалга кадәр арага брусчатка җәеп яңа сукмак салынды.
“Алинә” спорт залында каратэ-киокусинкай кумите буенча республика ярышлары булып үтте.
Чистай шәһәрендә бадминтон буенча зона ярышларында безнекеләр 4-5 нче урыннарны яулап, Казанда үтәчәк республика беренчелегендә катнашу хокукы яуладылар.
Узган атнада “Әлки хәбәрләре”нә 1296 гаилә язылып өлгергән.
Бу атнадан башлап дүртенче, алтынчы, сигезенче сыйныфлар укучылары татар һәм инглиз телләреннән тест узачаклар.
Узган җомгада Базарлы Матак урта мәктәбендә үткән семинарда мәктәп директорлары белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыруда Сингапур технологиясен куллану хакында фикер алыштылар.

23
октябрь, 2015 ел
җомга
Мәгариф системасында күп еллар нәтиҗәле эшләп килгән берничә укытучыбыз Россия бүләкләренә ия булды.
Киокусинкай-карате буенча Ульяновск өлкәсе ачык беренчелегендә яшь спортчыларыбыз уңышлы чыгыш ясады.
Районыбызның 608 кешесе бүген чит илгә чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International