ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2015 ел
җомга
Бүген Хузангай-Сихтермәдә табиблар өчен төзелгән дүрт фатирлы ике өйнең берсенә газ җибәрелә. 
Алиментлар буенча бурычлары җыелган 108 әлкиле суд приставлары хезмәтенең район бүлегендә исәптә тора.
23 октябрьдә  муниципаль район советының икенче утырышы булды. Аны район советы рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тә катнашты.
Бу атна башында мәгълүмат чаралары коточкыч хәбәр таратты: Подольск шәһәрендә япь-яшь ир үзенең дүрт яшьлек һәм тугыз айлык ике баласын үтергән, хатынын каты яралаган. Акыл ирешмәслек  бу җинаятькә китергән сәбәп тә ачыкланган кебек. Ир наркоман булган икән, ул спайслар куллануын таныган. Табиблар әйтүенчә, спайслар кабул итү кешенең кинәт үлеменә китерергә дә, психикасын нык зарарларга, әйтик, берни белән аңлатып булмаслык агрессия китереп чыгарырга мөмкин.

22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Соң булса да, уң булсын дигән акыллы мәкальгә таяныптыр инде, ай башындагы Укытучылар көнен район мәгариф хезмәткәрләре бу атнаның сишәмбесендә зурлап бәйрәм иттеләр.

21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Ут күршебез Болгар шәһәрендә дүрт ир-ат суррогат аракы эчеп үлгән.
Күпъеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарәне булдыруга һәм аның органнары эшчәнлеген камилләштерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен Иске Матак авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Волостнова Надежда Николаевна “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнде.
20 октябрьдә Базарлы Матак авыл җирлеге советы утырышы булды. Анда Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды. Утырышны район башлыгы Базарлы Матак авыл советы рәисе Александр Никошин алып барды.

20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Синоптиклар республикада һава торышының сизелерлек бозылуы хакында кисәтә.
Үткән атнада район юлларында транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән дүрт йөртүче тоткарланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International