ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Республика мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасында безнең команда  авыл районнары арасында өченче урынны алды.
Бу атнаның беренче көнендә район үзәге өчен мөһим тагын бер вакыйга булды – Базарлы Матакның Имәнлек урамында Ана даны паркы ачылды.

19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
25 октябрьдә Базарлы Матактагы “Алинә” спорт залында киокусинкай-карате буенча республика  ярышы узачак.
Дүрт дистә генә кешесе булган кечкенә Яңа Әнҗерәдә быел бер шатлыклы вакыйга икенчесе белән алышынып кына тора. Кечкенә булса да, төш кенә шул биредә яшәүчеләр: үзләре дә бик актив, кирәкле гозерләрен тиешле колакка җиткереп, нәтиҗәсенә ирешә дә беләләр.

16
октябрь, 2015 ел
җомга
Россия Федерациясе хөкүмәте кушуы буенча Роспотребнадзорның илдәге подразделениеләре халыкка эчәр су бирүче скважиналардагы суның сыйфатын тикшерделәр. Игътибар күбрәк судагы химик күрсәткечләрнең дәүләт стандартларына туры киләме-юкмы икәнлегенә юнәлтелде.

15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Хузангай авылында тзөелгән яңа өйләргә газ җибәрелә бу көннәрдә.
Түбән Кәчи җирлегендәге авыллар урамнарына 85 яктырткыч куелган инде.
Татарстан Мәдәният министрлыгы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты белән берлектә «Мәдәният, сәнгать һәм киноматография хезмәткәрләре фронта һәм тылда» дип аталган рус һәм татар телләрендә китап бастырып чыгарган.
Октябрь башы белән коммуналь хезмәтләр һәм торак өчен түләүләр буенча ташламаларда үзгәрешләр пәйдә булды – аларга норматив чикләр куелды. Бу ни дигән сүз?

14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Узган шимбәдә Татар Борнаенда шәхси йорт янган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International