ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2015 ел
җомга
Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы – безнең ут күршебез.
Әлки җирендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен  һәм юбилейлары уңаеннан Әнәс Вәлиев һәм Фәнүзә Зиннәтуллина район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Август ае дәвамында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге спортның биш төре буенча Спартакиада үткәрделәр.

2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Кичә – 1 сентябрьдә районыбызның барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. 
Капиталь ремонттан соң яңарып, матураеп киткән Түбән Әлки мәктәбе дә  үз укучыларын кабул итте. Биредәге бәйрәм тантанасында  район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, Табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов та катнаштылар.
Республика көне һәм район юбилее бәйрәмнәре билгеләп үтелгән 29 августта көне буе спорт ярышлары тынып тормады.
Капиталь ремонттан соң  өр-яңа төс алган, купшыланган район мәдәният йорты тамашачыларны кабул итәргә әзерләнә.
Узган уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына әзерлекләре буенча районның иң яхшы мәктәпләре ачыкланды.
5 сентябрьдә республикада беренче тапкыр парклар һәм скверлар көне үткәрелә. Бу яңа төзелгән һәм реконструкцияләнгән паркларда тормышны җанландырып җибәрергә, халыкка саф һавада күмәкләшеп рәхәтләнеп ял итәргә этәргеч булыр. 

1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
28 августа Базарлы Матакта атлы-автомобильле сәфәрчеләр белән очрашу булды. Әлеге сәфәр 26 августта Яр Чаллы шәһәрендә башланып, иртәгә, 29 августта Болгарда тәмамлана. Сәфәрчеләрнең максаты – инвалидлар спортын активлаштыру, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең мөмкинлекләре чынбарлыкта һәм теләк булганда чиксез икәнлеген раслау.
Татарстан Республикасы көне һәм Белем бәйрәме хәвеф-хәтәрсез, тыныч үтсен өчен һәр урында уяулык күрсәтү сорала. Террорга каршы район комиссиясенең 27 августта булган утырышында әнә шул хакта сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International