ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Иске Тумбага бара торган юлны кисеп агучы Чирмешән елгасы аша күпер төзелә башлады.
“Әлки коммуналь челтәрләре” эшчеләре бу көннбрдә Иске Чаллы, Салман, Түбән Кәчи, Түбән Әлки һәм башка авыл җирлекләрендәге су башняларын буядылар.
Биләрдәге радио-телеүзәктә 10-13 август көннәрендә антенна-мачта корылмаларын карап тикшерәчәкләр.
Бу көннәрдә Базарлы Матакның Маклашевка дип йөртелгән өлешендәге урамнарда куәтле техника эшли: экскаватор траншеялар казый, аларга полиэтилен трубалар салына.

4
август, 2015 ел
сишәмбе
Чуаш Кичүе – безнең районда иң зур авыл җирлекләренең берсе ул. Аның составына тагын Әхмәт, Йолдыз һәм Сушка авыллары да керә. Биредә 1184 кеше яши.
 
Район басуларында 15812 гектар мәйданда уҗым бодае теземнәргә салынган. Игенчеләр урак башланганнан бирле 33422 тонна ашлык суктырып алдылар. Бөртеклеләрнең 43 проценты (кукуруз мәйданнарын санамыйча) җыеп алынган инде. “Салман”, “Ташбилге” отрядлары борчак урагын тәмамладылар, ә “Алпар”, “Әхмәт” хуҗалыкларында аны суктыруга керештеләр.

3
август, 2015 ел
дүшәмбе

Район прокуроры Руслан Гыйзәтов 7 августта 10.00-12.00  сәгатьләрдә Чуаш Кичүе авыл клубында халыкны кабул итәчәк.


Яшь футболчыларыбыз, Татарстан чемпионатында “Б” дивизионында уйнап, Яр Чаллы шәһәренең “Заря” командасына 1:3, Түбән Камадан “Нефтехимик” ка 0:5 исәбе белән җиңелделәр. Шулай да аларның әле призлы урыннарның берсен алу шансы саклана, чөнки Саба районының “Олимп” командасын 2:1 исәбе белән җиңделәр.

Алпар авылында бертөркем чегәннәр шәхси хуҗалыкка кереп чыга.


13 сентябрьдә үтәсе бердәм сайлау көненә әзерлек бездә күптән бара инде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International