ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве настоятеле протоиерей Андрей Зиньков Чистай һәм Түбән Кама епископы указы белән Әлки районы благочинные итеп билгеләнде.
Әлки урман хуҗалыгына 30 миллион сумнан артык бәяле махсус урман тракторы кайткан.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты үткәргән конкурста Базарлы Матактан Надежда Емельшина җиңү яулаган.
Үткән атнада исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән ике йөртүче тоткарланган.

27
май, 2015 ел
чәршәмбе
25 майда  "Наркотикларсыз тормыш"  республика акциясе старт алды.
Исегезгә төшерәбез: 1 гыйнвардан минималь айлык  хезмәт хакының күләме 411 сумга артып, 5965 сум тәшкил итте.
“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проектына йомгак ясалды.
25 майда урта мәктәп тәмамлаучылар географиядән һәм рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханнары тапшырды.
Балаларның белемнәрен ныгытуда, тел байлыгын арттыруда, дөрес сөйләү һәм грамоталы язу күнекмәләре тәрбияләүдә китап укуның файдасы бәхәссез. Һәм безнең Әхмәт авылы китапханәчеләре мәктәп балалары белән эшләүгә зур игътибар бирәләр. 
Бер уйласаң, Әлки төбәгенең нефть сәнәгатенә нинди катнашы бар инде. Әйе, галимнәр, безнең як җир астында авыр нефть ятмалары бар, дип сөендерә. Әмма бит әле аларны кайчан чыгарырлар да, табигатьнең бу байлыгы кайчан тормышыбызга йогынты ясар…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International